Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманда яшәүче 90 яшьлек Халидә Хафизуллина күзлексез укый

Лашман авылында гомер итүче Халидә Хафизуллинаның 90 яшьлек юбилеена Светлогорскийдан 88 яшьлек сеңлесе Мәснуга да килгән. Ә балалары газизләренә пар аккош та гәүдәләндерелгән чәчәк-урама пешерткәннәр.

Болар барысы да аңа булган хөрмәтне аңлата. Балалары мул итеп табын корганнар, юбилей белән котларга күршеләре Гамилә апа да кергән.

-Күршеләрем бик әйбәт, балаларым да бик тырышлар, йөзебезгә кызыллык китермәделәр, – диде юбиляр.

Халидәнең балачагы бик кыска була, дәһшәтле сугыш аны иртә олыгайта. Башка яшьтәшләре белән колхоз эшендә катнашалар. Зарланырга яратмаучы юбиляр: “Ул елларда барыбыз да бертигез эшләдек инде, беркемгә дә җиңел булмады, черек бәрәңге дә ашадык, кычыткан да,” – дип куйды.

Якташыбыз мәктәптә бик яхшы укый, аеруча математиканы ярата, 10 сыйныфтан соң гына белем алырга мөмкинлекләр булмый.

-Озак еллар колхозның яшелчә бакчасында эшләдем, фермада сыер да саудым, дуңгызлар да карадым, гектарлап чөгендер игү дә эләкте безнең буынга, – диде Халидә Шәйхетдин кызы. – Ирем Габдулла да тырыш булды. Әле бүген дә аңа “Сельхозхимия” биргән йортта яшибез.

Алар ире белән 61 ел гомер итеп,  өч ул һәм өч кыз үстерәләр, кызганыч, бер улларын җир куенына салырга туры килә, Габдулла бабай да 4 ел элек гүр иясе булган.

Халидә әби балачактан инвалид улын тәрбияли. Дөрес, аңа булышырга балалары гел янәшәдә, ике кызы - авылда, берсе Чирмешәндә яшиләр. Түбән Камада яшәүче улы Илгиз белән килене Илһамия дә төп йортка кайтып яшәргә ниятлиләр. Юбилей көнендә алар барысы да әниләре янында иде.

-Безнең әни бик йомшак күңелле булды, шатланса да, кайгырса да күзләре яшьләнә, бер вакытта да безгә ачуланганын хәтерләмим, - дип хатирәләре белән уртаклашты олы кызы Халисә. – Туган көннәребездә әни янына җыелабыз, ул пешергән тәмле бәлеш - иң яраткан ризыгыбыз.

Кечкенә генә гәүдәле, җитез хәрәкәтле Халидә әби бер дә буш торырга яратмый, аңа 90 яшь биреп тә булмый. Җәйләрен бакчада эшләргә ярата. Ул үзлегеннән гарәп графикасын да өйрәнгән, гарәпчә язылган Коръәнне укый, биш вакыт намазын да калдырмый. Күпләп матбугат басмасы алдыра, аларны күзлексез укый. “Безнең Чирмешән” аның яраткан газетасы.

Юбиляр бик бай әби, аның 10 оныгы, 9 оныкчыгы, бер оныгының да оныгы бар. Бәйрәмнәрдә төп йортка биш буын вәкиле җыела.

Халидә Хафизуллина район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән дә котлау  һәм бүләк кабул итте, аны район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина тапшырды.

 Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев