Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман кызы яшьтән үк акчасын китапка тоткан

Лашман авылыннан Гөлнур Макарованың (Галиева) шәхси китапханәсендә 50ләп китап бар.

-Әгәр җыеп барсам, китапларым бик күп булыр иде, мин алай гадәтләнмәгән. Үзем укыган китапны әнигә алып барам, аңардан апа алып укый, кыскасы, кем сораса да китапларны бирәбез, - ди Гөлнур Әхтәм кызы. – Үзем укыган китапларны башкаларга да укырга тәкъдим итәм, кызыклы җирләрен сөйләп бирәм.

Гөлнур мәктәп елларыннан ук китап укырга яраткан. Укытучылар биргән әсәрләрдә генә тукталып калмый, китапханәдә еш була. Ул вакытларда ук акчасын китап сатып алуга тоткан.

-Чирмешәнгә баргач, иң элек китап кибетенә кереп китап ала идем. Ул вакытларда китапның исе дә тәмле булып истә калган, - диде әңгәмәдәшем. – Хәзер дә яңа китап күрсәм, тыелып кала алмыйм. Район газетасы редакциясенә кайтарылган барлык китапларны да сатып алам. Кесәгә дә сыя торган бу китапларны яратам, бик җиңел укылалар, бер башласам, тизрәк ахырын беләсе килә, ашаганда да китабым янымда.

Район элемтә бүлекчәсендә эшләүче якташыбыз безгә яңа китаплар кайтуын беренче белә, укырга яратучы клиентларына да әлеге китаплар турында әйтә. Аңа тормыштан алып язылган әсәрләр күбрәк ошый. Кайбер китапларны бер көн эчендә укып чыга ул. Гөлнурның шәхси китапханәсендә бик күпләр яратып укый торган Зифа Кадыйрова, якташыбыз Галия Сафиуллина китаплары да урын алган.

-Көне буе эштә дә компьютер артында булганга интернеттан укырга яратмыйм. Газета-журналларны, китапны да кулга тотып, исен тоеп уку рәхәтлек бирә, - диде Гөлнур Макарова.

Алда язып узганча, Гөлнурның әнисе Миннур апа 72 яшендә дә күзлексез укый. Бала үстергәндә, эшләгәндә китап укырга вакыты җитмәгән, ә хәзер моңа мөмкинлек бар.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев