Лашман авылыннан 87 яшьлек Риза абыйның иртәсе зарядкадан башлана
Гомере буе трактор иярләгән, быел 87 яшен тутыручы лашманлы Риза Шәрифуллин бүген дә техника руле артында. Ул кирәк җиренә мотоблогын кабызып чыгып китә.
Кырларда үткән гомер
Риза Шәфыйгулла улы “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозында 35 ел тракторда эшләгән, ун ел товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире булган. Тырыш якташыбызның фотосурәте авылның һәм районның мактау такталарында торган.
-1964 елда тракторга утырдым, беренче техникам КДП тракторы иде, - дип хатирәләре белән уртаклашты Риза Шәрифуллин. – Чөгендер чәчү, араларын эшкәртү, уңышны җыю – барысын да эшләдем. Татлы тамырдан яхшы уңыш ала идек.
Риза абый ДТ, Т-40, МТЗ-80 тракторларында да колхоз кырларын иңләгән. 1985 елларда КСК белән кукурузны ваклап сенажга салуда эшләгән.
-Дүрт-биш көндә бер баз тутыра идек. Эшебезне җитәкчелек тә бәяләде, бер баз тутырган саен премия биргәннәре хәтердә, - ди Риза Шәфыйгулла улы. – Ул елларда механизаторлар хезмәт хакын да яхшы ала иде.
Терлекчелектә дә сынатмый
1991 елда аңа, тракторын куеп, терлекчелеккә керешеп китәргә туры килә: Риза Шәфыйгулла улының тырышлыгын күргән җитәкчелек аны колхозның товарлыклы-сөтчелек фермасына мөдир итеп куя. Бу елларда хуҗалыкның бер бригадасында 1000 баш мөгезле эре терлек асраганнар. Колхозның машина трактор-паркыннан кырларга утызлап трактор, бер дистә комбайн чыгып киткән.
-Сөт җитештерү һәм бозау алу буенча югары күрсәткечләргә ирешкән өчен район җитәкчесенең Диплом тапшырганы һәм 1000 сум премия биргәне истә, ул чорда бу бик зур акча иде, - диде Риза Шәрифуллин.
Хезмәт ветераны пенсиягә чыккач та эштән туктамый, 2002 елда ферма мөдиреннән киткәч, шәхси тракторы белән механизаторларга кырга аш ташый. Кыскасы, 70 яшенә кадәр колхозда хезмәт куя ул.
Иртәсе зарядкадан башлана
Якташыбыз барлык уңайлыклары булган йортында ялгызы яши. Берничә ай элек хатыны Рәйфә апа бакыйлыкка күчкән.
-Бик матур итеп 65 ел гомер иттек, дүрт бала үстердек, кызганыч, бер улыбызны җир куенына салырга туры килде. Инде ялгыз яшәргә дә өйрәндем, ашны да үзем пешерәм, көннәремне догалар, газета укып уздырам, - ди ул. – Иртәне зарядкадан башлыйм, буыннарны яздырып җибәрергә кирәк.
Балалары аңа ялгызлыгын сиздерми. Бер улы һәм бер кызы гаиләләре белән күршедә генә торалар. Без килгәч тә улы Рәфис керде. Риза абый биш вакыт намазны калдырмый, өйлә һәм җомга намазларына мәчеткә бара, берничә ел авыл мәчетендә имамлык та иткән. Малларын бетергәнгә дә берничә ел гына, һәр елны икешәр баш мөгезле эре терлек симерткән.
Риза абый 90ны вакласа да техникага мәхәббәте сүрелмәгән. 1985 нче елдан җиңел автомобиле булган якташыбыз әле дә кирәк җиргә үзе чыгып китә. Хәзер инде автомобиль түгел, мотоблогын кабызып, мәчеткә, кибеткә бара, матур көннәрдә, яшь вакытларында иңләгән кырларны да карап кайта ветеран. Тракторга утырып кырларны әйләнү теләге дә бар әле.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев