Безнең якташлар

Лашман токаре детальләре заводныкыннан ким түгел

Фәрит Гайнетдинов 42 ел кыру станогы "иярли". Якташыбызны эшендә бик оста токарь, детальләрне заводныкыннан ким ясамый, диләр. Фәрит Вәгыйз улы хезмәт стажын Казанның "Радиоприбор" заводында башлый. Аннан туган авылына, Лашманга кайтып, әүвәл колхозда, соңрак "Чирмешәнагрохимия" оешмасында эшли. Бүген ул "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятендә алыштыргысыз белгеч. Январь аенда остага 60 яшь тула икән....

Фәрит Гайнетдинов 42 ел кыру станогы "иярли". Якташыбызны эшендә бик оста токарь, детальләрне заводныкыннан ким ясамый, диләр.

Фәрит Вәгыйз улы хезмәт стажын Казанның "Радиоприбор" заводында башлый. Аннан туган авылына, Лашманга кайтып, әүвәл колхозда, соңрак "Чирмешәнагрохимия" оешмасында эшли. Бүген ул "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятендә алыштыргысыз белгеч. Январь аенда остага 60 яшь тула икән.
-Фәрит абый. ишетмәсә дә, нәрсә кирәген бик тиз аңлап, эләктереп ала. Техник яктан бик грамоталы, ясаган әйберләре заводныкыннан ким түгел. Тәҗрибле оста, әллә нинди генә катлаулы очракларда да эшнең әмәлен таба, - ди "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыяте җитәкчесе Илшат Гозәеров.

лашман токарь Фәрит Гайнетдинов

Нет комментариев