Кызыл Ярдан Римма Моксинова туган көненә тай сораган
Илһам һәм Римма Моксиновлар - Кызыл Яр авылының иң яшь гаиләсе.
Авылның иң яшь кешесе дә шул йортта. Исламга 9 яшь, ул 3 нче сыйныфка укырга бара. Апасы Лилия – 5 нчегә.
Илһам белән Римма инде менә 11 ел төп нигез учагын сүндермичә гомер итәләр. Илһам юл оешмасында хезмәт куя, Римма йорттагы хуҗалык эшләрен алып бара.
-Без гаилә коргач, район газетасында “Тансык туй” дип язып чыккан иделәр. Бу язманы кадерләп саклыйбыз, - ди Римма Рәмзә кызы. – Авылда да бик матур яшәргә мөмкин. Терлекләр, кош-корт асрыйбыз, бакча зур: бәрәңге, кишер, суган, кыяр, помидор – барысын да үстерәбез. Нәфесне тыйсаң, барысы да җитә. Без авылны яратабыз. Табигать биргән байлыкларны: җир җиләген, гөмбә җыеп эшкәртәбез.
Римманың әнисе тумышы белән Бәркәтә авылыннан. Кыз әти-әнисе белән Яр Чаллы янындагы авылда үсә. Яшьтән атлар, сыерлар ярата.
- Әти-әнидән туган көнемә тай бүләк итүләрен сораганым да истә. Сыерга атланып йөри идем, - дип яшьлек елларын искә төшерде Римма.
Без барганда йорт хуҗасы эштә, ә Римма балалары белән үрдәкләр, бройлерлар ашатып йөри иделәр. Кош-кортларны эшкәрткәндә дә Лилия белән Ислам булыша.
Авылда мәктәп яшендә ике бала: Лилия белән Ислам Югары Кәминкә мәктәбендә укый. Аларны мәктәп автобусы йөртә.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев