Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Күтәмәлеләр сарымсак уңышын җыя

Вакыт бик тиз уза, инде сарымсак уңышын җыяр вакыт та җиткән. Күтәмә авылыннан Родионовларның сарымсаклары бәйләмнәргә бәйләп, ышык урынга кибәргә эленгән дә.

-Уңыш начар булыр дип шикләнүләр юкка чыкты, быел сарымсаклар бик уңды, эре булып үскәннәр. Яңгыр яумагач, сугарырга туры килде, билгеле, - диде Рамилә Родионова. – Сарымсак бит ул артык дымны да яратмый, корыда үсми.

Родионовлар сарымсакны күп чәчми, үзләренә җитәрлек - ике түтәл генә. Уңган бакчачыдан аны үстерү, саклау серләре белән дә кызыксындым.

Рамилә уңышның өлгерүен белү өчен түтәлдәге берничә сарымсакның башын (стрелка) өзмичә калдыра. Менә шул чәчәге ачыла башлагач, уңышны алырга ярый.

-Сарымсакны йолкып, бәйләп, ышык урынга кибәргә куям, сабакларын бераз кыскартам. Ул көзгә кадәр шунда тора, - ди бакчачы. – Өйгә кертер алдыннан сабакларын кисәм һәм тартмаларга салып идән астына куям. Яңа уңышка кадәр ул шунда саклана. Аннан соң аның сакланышы сарымсакның өлгерүенә һәм җәен һава торышының нинди булуына да бәйле.

Якташыбыз сарымсакны көздән чәчеп калдыра, орлык алмаштырганы юк, үзенекен утырта.

Рамилә Радионова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев