Күтәмә авылыннан Валентина Сомова 92 яшендә дә гөмбәгә йөри
Сентябрь аенда 92 яше тулачак күтәмәле Валентина Сомова күпләргә үрнәк итеп куярлык. Аның көннәре тырыш хезмәттә уза, бер буш вакыты юк.
Якташыбызның өе балкып тора, йорт тирәсендә тәртип һәм чисталык, көннәр салкынчарак торса да, бакчасында да эш башлаган. Аннан соң, ул һәвәскәр гөмбәче дә. Әби, гадәттә, апрель ахырларында ук кәҗә гөмбәсенә (сморчок) ауга чыга.
Гөмбә җыю аның яраткан шөгыле
-Язның беренче гөмбәләренә җылы җитми әле. Иртә яздан көзгә кадәр гөмбәгә йөрим. Әмир урманнарына, Чирмешән якларына кадәр алып баралар балалар, - диде Валентина Александровна. – Гөмбә күрсәм, шатлыгым эчемә сыймый, аны җыеп, җаныма тынычлык алам, ләззәтләнәм. Иң яхшы гөмбә – ак гөмбә, гөреҗдә (грузди), баллы гөмбә (опята) дә бик тәмле. Аларны маринадлыйм, туңдыргычка да салып куям. Әле бүген дә туңдыргычта алар байтак, мариновать иткән банкалар да бар.
Тәҗрибәле якташыбыз кайсы гөмбәнең кайда үсүен, кайчан өлгерүен - барын да белә. Ак гөмбә белән гөреҗдә җиләк белән бер вакытта – 12 июльдән соң өлгерә, ди.
Бакча уңышы – өстәмә керем
Валентина Сомованың бакчасындагы карлыганы, кура җиләге дә ел саен мул уңыш бирә. Ул аларның үзеннән артканын сатып керем дә ала.
-Элегрәк Чирмешәнгә ярминкәгә барып та сата идем, - ди ул.
Валентина Александровнаның кулыннан килмәгән эше юк кебек. Ул яшьтән тегәргә яраткан. Урта мәктәпне тәмамлаганда, чыгарылыш кичәсенә кофта белән сарафанны да үзе теккән, биш баласы да әниләре теккән киемнәрне киеп үскән.
Уңган хуҗаның тагын бер шөгыле – ул кош-кортлар үстерү белән дә мавыга. Күркә-үрдәкләре инде йомырка өстендә утыра, озакламый инкубатор кабызырга җыена ул, анда тавык йомыркалары куячак.
“Район газетасы килмәгән йортны хәтерләмим”
Якташыбыз хезмәт юлын колхоздан башлый: үлчәүче (весовщица) була, фермада куяннар карый, аннан соң 16 ел авылда элемтә бүлекчәсе начальнигы булып эшли, элемтә хезмәте ветераны исеме дә бар.
-Бүлекчәдә өчәү эшләдек, хат ташучыларның сумкаларының авырлыгы 5-6 килограммга җитә иде. Ул елларда халык газета-журналларны бик күп алдырды, әле күпме хат, открытка, телеграмма, посылкалар йөрде ике арада, - дип ул елларны искә алды Валентина Александровна. – Гаиләдәге һәр кешегә берәр басма туры килә иде, ә инде район газетасы килмәгән йортны хәтерләмим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев