Күтәмә авылыннан Наталья Артамонова томатларны яшь кычыткан белән дә ашлый
Күтәмә авылыннан Артамоновлар теплица сезонын апрель башында ук ачканнар.
Беренче үсентеләр үз урыннарын алган
Инде кыярлары шытып чыккан, тәрәзә төбендә үскән тартмадагы томатлар, стакандагы кыярлар да бирегә күчкән. Редиска да тишелгән, җәен йорт тирәсен бизәячәк чәчәк үсентеләре дә баш төрткән.
–Теплица көндез бик яхшы җылына, суык төннәрдә, берничә тапкыр гына электр миче кабызырга туры килде. Төнгелеккә мондагы үсентеләрне агроспан белән каплыйбыз, – ди Наталья Васильевна.
Помидор сортлары елдан-ел яңартыла
Уңган бакчачы помидорларның сортларын һәр елны алмаштыра. Ул быел иртә өлгерә торганнарының 17 сортын утырткан,
алар биек булып үсми, ә уртача һәм биек үсүчеләре – җиде сорт.
–Иртә өлгерә торган “Санька”, “Волгоградская”, “Дубок” бик ошый, – ди хуҗабикә. –Өчкә алты метрлы теплицага 34 төп помидор, дүрт төп кыяр, алты төп болгар борычы утыртам. 30-35 төп помидор бакчада да урын ала. Анда биек үсә торганнары тамырлана. Уңыш мул була – үзебезгә дә, туганнарга җитә.
Серләр: суган, йомырка кабыгы, көл һәм кычыткан
Якташыбыз яңа сортлар турында интернеттан укый, үзе кебек бакчачылар белән дә аралаша. Ул кайбер серләре белән дә уртаклашты.
-Кыяр утыртканда да, помидорлар чокырларына да суган кабыгы, агач көле, изелгән йомырка кабыгы, вакланган яшь кычыткан салам. Алар үсентеләргә көч бирә, - диде Наталья Артомонова. - Мин шулай бакчада казынырга яратам, ирем Сергей шәһәр егете булса да, авыл тормышына өйрәнде, кулыннан эш килә, бакча мәшәкатьләрендә улыбыз да кайтып булыша.
20 елдан соң - авылга
Артамоновлар 20 елдан күбрәк шәһәрдә яшәгәннәр, 2014 елда Натальяның туган авылына кайтып төпләнгәннәр. Сергей Николаевич - нефтьче, ә Наталья Васильевна – хуҗабикә. Бүген аларның теплицасы һәм бакчасы – гаилә горурлыгы һәм тәҗрибә үзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев