Күтәмә авылыннан Галина Аркаева инсультны җырлап җиңгән
Күтәмә авылында яшәүче Галина Аркаеваның шөгыльләре бик күп, ел фасылына карап, алар үзгәреп тора.
Галина Викторовна иртә яздан көзгә кадәр бакчада, чәчәкләр янында. Кыш айларында да эшсез торырга гадәтләнмәгән. Ул бәйли, тегә, әле тагын яңа һөнәрләргә өйрәнгән.
Әнидән күчкән шөгыль
-Бу шөгыльләр барысы да әнидән күчкәндер. Бакчада 150ләп төп чәчәк үстерәм, - дип, җанын биреп сөйли хуҗабикә. – Хризантемаларның - 70тән, лилияләрнең 40тан күбрәк төре бар, дельфиниумның да 7-8 төслесен үземдә булдырдым. Өйдәге гөлләрне дә яратам, 40 чүлмәк үскән вакытлар да хәтердә.
Якташыбызның сөйләгәннәрен тыңлап торгач та, без аның җәйге бакчасында йөргән сыман булдык. Инсульттан соң да аңа тернәкләнергә шул чәчәкләре ярдәм иткән.
-Чәчәкләрдән башка тора алмыйм, больницадан кайтып берничә көн узуга бакчага, чәчәкләрем янына чыктым. Аларның һәрберсен тотып карап сөйләшкәч, рәхәт булып китә, - ди Алтай өлкәсе кызы. - Чәчәкләр белән ял итәм, дәваланам. Җирне яратам мин.
Ул 1982 елда Күтәмә егетенә кияүгә чыга, аннан соң Ульяновскида яшиләр. Тормыш иптәше күптән бакыйлыкка күчсә дә, ул кабат иренең туган авылына кайтып төпләнә. Пенсиядәге якташыбыз үзенә шөгыль табып, авылны үз итеп яши.
Өй остаханәсе
Галина Викторовнаның тегү машинасы да, бишинәләре дә тик тормый. Машинада кайнар әйберләр тоту җайланмалары (прихватка) тегә, төсле җепләрдән бәйләнгән төрле-төрле башмаклары да бик күп. Ул аларны якыннарына, туганнарына, дусларына бүләк итә. Соңгы вакытларда алмаз мозаикасыннан картиналар җыя башлаган, тагын бер яңа шөгыль үзләштерә – ротанг белән гөл чүлмәкләре үрә.
-Болары әле яңа һөнәрләрем, - дип елмая оста. – Бәйләү инде ул яшь вакытта өйрәнгән эш, телевизор карый-карый, бер кичтә свитер бәйләп бетерә идем.
Якташыбыз яшьтән спорт белән шөгыльләнгән, чаңгы ярышлары буенча спорт мастерлыгына кандидат исеме дә алган.
Инсультны җыр белән җиңгән
-Хәзер инде исәнлек какшады, спорт белән дуслык юк, шулай да җырлаудан туктамадым, авыл мәдәният йортындагы ансамбльгә йөрим, - ди Галина Викторовна. – Икенче инсульттан соң сөйләшә алмый башладым, җырлап, биш елда сөйләмне кайтардым. Рәхмәт табибыма, җырла, кычкырып укы, дип киңәш бирде. Мин, гомумән, җырларга яратам, кулым эшли, үзем җырлыйм.
Галина Викторовналарның нәселләре белән музыкаль гаилә, аның туганнары барысы да җырлый, төрле уен коралларында уйный. Ул үзе дә аккордеонда уйнарга өйрәнгән булган.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев