Күтәмә авылыннан 14 яшьлек Володя Семайкин инкубаторда каз бәпкәләре чыгара
Бүгенге яшьләрнең күбесе гаджетлардан аерылмаган вакытта, Күтәмә мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Владимир Семайкин үзенең кечкенә генә эшен башлап җибәргән. Ул казлар үстерә.
Хыялдан тормышка – бер адым
Владимирның “эшмәкәрлеге” гади теләктән башланган. Яшүсмер үз инкубаторын булдырып, каз бәпкәләре чыгарып үстерү турында хыялланган. Әти-әнисе улларының бу омтылышын күреп күтәреп алганнар.
-Бу Володяның күптәнге теләге иде, былтыр хыялын тормышка ашырдык, инкубатор алып бирдек, - диде әнисе Татьяна Николаевна. – Әлеге аппарат белән тулысынча ул үзе эшли, укый, өйрәнә; бәпкәләрне карап үстерү дә аның өстендә. Сатып бераз акча да эшләде.
Уңган егетнең инкубаторында берничә бәпкә чыккан иде. Ул аларны бик яратып карый, күзәтеп торуы рәхәт.
“Быел марттан эшкә тотындым”
Володя һәр эшен алдан планлаштыра.
-Былтыр ун каз үсте, инкубаторга йомыркаларны бер тапкыр гына куярга өлгердем. Ә быел әлеге җиһазны иртә эшләтеп җибәрдем – март аенда ук кабыздым. Инде менә “сары йомгаклар” йөгерешә, - диде Владимир Николаевич. – Икенче тапкырга да йомыркалар бар.
Аларның үз казлары - шуңа күрә йомырка эзләп читкә йөрисе түгел.
Юнька кушаматлы дусты бар
Семайкиннарның хуҗалыгы зур: ике савым сыеры, үгез, тана, бозау, ат, сарыклар, дуңгызлар, казлар. Володя терлекләр янында да төп ярдәмче. Район ветеринария берләшмәсендә мал табибы булып эшләүче әтисе Николай Владимирович иртән үк эшкә чыгып китә. Яшүсмер бер эштән дә куркып тормый, әнисенә булыша.
Хуҗалык эшендә төп ярдәмче булган атлары Юнька белән дә “син” дип кенә сөйләшә, кирәк булганда җигеп чыгып китә. Бу - авыл малае өчен тагын бер һөнәр. Владимир дәресләрдән бушагач, өйгә ашыга. Бер минут вакытын бушка уздырмый. Кайту белән – терлекләр янына.
Сөт, каймак - үзләреннеке
Уңган хуҗалар шәхси хуҗалыкларын 2000 елда бер сыердан башлап җибәрәләр.
–Гаиләбез зур, өч кыз – Түбән Камада, яныбызда улыбыз белән кызыбыз. Йорттагы эшләрне барыбыз да бергәләп башкарабыз, - ди хуҗабикә. – Авыл җирендә яшәгәч, ничек инде терлек асрамыйсың. Төп керемебез шуннан, каяндыр килгәнен көтеп тормыйбыз. Мал гаиләне туйдыра, сөттән каймак, эремчек ясыйм, үзебездән арткан продукцияне - сөтне, итне сатабыз.
Семайкиннар терлек азыгын – печән, салам, бөртекне сатып алалар, бакчаларында үскән бәрәңге һәм кабак та әрәм булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев