Кармышта каһарман якташлары хөрмәтенә кичә уздырганнар
Безнең якташлар

Кармышта каһарман якташлары хөрмәтенә кичә уздырганнар

Советлар Союзы Герое Бари Габдрахмановка багышлап, Кармыш мәдәният йортында “Батырларның даны мәңгелек” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды.

-Фойеда каһарман якташыбызга багышланган китап күргәзмәсе дә оештырдык, - ди китапханәче Фатыйма Габдуллина. –Әлеге чараны мәктәп белән берлектә әзерләдек.

Кызганыч, авырып китүе сәбәпле, Бари Габдрахмановның Яңа Ибрайда яшәүче улы Габдрәшит абый гына монда килә алмаган.

-Иганәче авылдашыбыз Фәгыйль Гатиятов алган бүләкләрне Габдрәшит абыйның өенә илтеп бирдек, бу гамәл өчен рәхмәт ишетеп кайттык, - ди Фатыйма Габдуллина.

фото: Фатыйма Габдуллина


Нет комментариев