Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кармыш кызы тигәнәктән аю ясаган

Кармыш мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Дилә Гайфуллина кырмавыктан (тигәнәктән) соры аю ясаган. Ул әлеге иҗат җимеше белән ТР Биоресурслар буенча Дәүләт комитетының “Мин һәм Кызыл китап” балалар кул эшләре конкурсында катнашты.

Дилә 1-4 сыйныф укучылары арасында “ТР Кызыл китабына кертелгән хайваннар” номинациясендә беренче урынга лаек булган.

Бәйгегә эшне алар, укытучысы Гөлфинә Гайфуллина белән, ясаганнар.

- Әлеге аюны ясау өчен өч чиләк кырмавык җыйдык. Ә аннан соң шушы әрекмән орлыкларын бер-берсенә ябыштырып аю формасына китердек, - диде Гөлфинә Минсәгыйрь кызы. – Бу конкурста былтыр да катнаштык. Сыйныфтагы өч укучым да, төрле материаллардан, безнең якларда сирәк очрый торган кош, үсемлек, хайваннар ясаган иделәр. Анысында җиңүчеләр арасына кермәдек, ә быел бәхет елмайды.

Сүз уңаеннан. Бәйгедә республиканың 447 белем бирү учреждениесеннән 2323 бала катнашкан. Безнең районнан да байтак эш җибәргәннәр, аеруча балалар бакчалары актив катнашкан.

Гөлфинә Гайфуллина фотолары

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев