Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәт авылыннан бертуган Кәримовлар – 82 ел стажлы милиционерлар

Туймәт авылында туып үскән бертуган Кәримовларның хокук саклау органнарындагы хезмәт стажы 82 елдан да күбрәк. Өч бертуган: Җәгъфәр, Гакыйл һәм Айдар 1974 елдан 2013 елга кадәр район эчке эшләр бүлегендә халык иминлеге сагында торганнар.

Хезмәт кенәгәсендә ике генә язу

1974 елда армия хезмәтеннән кайткан Җәгъфәр, ике дә уйлап тормый, туп-туры район милиция бүлегенә бара. Әле солдат формасын салырга да өлгермәгән яшь егетне бик теләп эшкә алалар. Оператив дежур ярдәмчесе, юл-патруль хезмәте патруле, оператив кизү тору бүлеге начальнигы вазифаларын башкарган Җәгъфәр Бәхтияр улы 36 ел халык мәнфәгатьләре, законнар сагында тора, үз хезмәтен һәрвакыт намус белән башкара, район халкының һәм хезмәттәшләренең ихтирамын яулый.

– Минем хезмәт кенәгәсендә ике генә язу, эшкә алыну һәм отставкага (пенсиягә) китү турында, – ди әңгәмәдәшем. – Калганнары – бүләкләнүләр турында. Иң дәрәҗәлеләре – “Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре” һәм “Бурычка тугрылык өчен” (“За верность долгу”) югары ведомство аерымлык билгесе.

Милиция хезмәткәрләрен һәр көнне диярлек нинди дә булса бер вакыйга көтә. Якташымнан аеруча хәтердә калган бер көнен искә алуын сорагач, хезмәткә керешкән беренче елларын искә алды.

– Дежурдан чыгып, Вәлиҗан Моксинов белән Амур ягындагы фатирга кайтып килүебез. кыш, күпер өстендә яктырткычлар бар бит, бөтенесе яхшы күренә. Яныбыздан бер ир-ат йөгереп узды, ерак түгел берсе “Иптәш Кәримов, аның кулында пычак” дип кычкырды. Без ул кешене куып тотып, милициягә илттек, карга ташлап калдырган пәкесен дә таптык. Ул теге кешене яраларга өлгергән. Җинаятьчене тоткан өчен безгә акчалата премия биргәннәре хәтердә, – ди Җәгъфәр абый.

Якташыбызны Сабан туе батыры буларак та беләләр. Гомумән, Кәримовлар нәселе көрәшчеләр буларак танылган. Лаеклы ялга киткәч тә Җәгъфәр абый үзенә шөгыль таба, маллар асрый, аннары, чынлап торып, умартачылык эшенә керешә. Хәзер аның җәйләре умарталыкта үтә. Тормыш иптәше Саимә белән ике бала үстерәләр, кызганыч, хатынының гына гомере кыскарак була. Якташыбыз инде 13 ел ялгыз яши.

Абый сәбәпче булды

Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган Гакил Кәримов үзен төрле тармакларда сынап карагач, абыйсы юлыннан китәргә була, 1991 елдан Чирмешән милиция бүлегендә хезмәт итә башлый.

– Бу теләгемә әти бераз каршы килеп карады, ул мине җитәкче урында күрергә теләгән иде, шулай да фикерем, ниятем белән килеште, – диде Гакил Бәхтияр улы. – 24 ел хокук сагында булдым, милиция полициягә үзгәртелгән елда эштән киттем. 90 нчы елларда бик болгавыр чорда эшләргә туры килде. Колхозларның көчле чагы, урлашулар күп иде.

Гакыйл Кәримов район эчке эшләр бүлегендә хезмәтен пост милиционеры буларак башлап җибәрә. Шешминка авылы халкы да аны яхшы белә, анда ул озак еллар участок инспекторы булып эшләгән. Тышкы кыяфәте белән бераз кырысрак күренсә дә, аны шешминкалылар бик тиз үз итә. Шул уңайдан ул 1997-1998 елларда булган бер вакыйганы искә төшерде.

– Шешминка почтасын “басканнар”, бу төбәктәге дүрт авыл халкының пенсия акчасын урлаганнар. Ни генә дисәң дә, бер баш сарык кына түгел бит, бу җинаятьне ничек тә ачарга, җинаятьчене тотарга кирәк иде, – дип сөйләп китте әңгәмәдәшем. – Бу вакытта Шешминкада яшәдем дисәң дә була, таңнан ук барам, көндез дә анда, кич клубка да киләм. Сораша-сораша тәки җинаятьченең эзенә төштем, ул шушы авыл кешесе булып чыкты. Халык белән аңлашып эшләү зарур. Аннан соң һәр кеше әйткән сүзгә үпкәләмәскә, нык характерлы булырга кирәк.

Аның хезмәтен җитәкчеләр дә күрә, ул пенсиягә милиция подполковнигы булып китә.

Кәримовлар  эштә бер вакытта да үзара сүзгә килмиләр, бер-берсенә киңәшләре белән дә, эш белән дә ярдәм итешеп хезмәт итәләр. Хезмәттәшләре арасында да абруй казаналар.

Быел 62 яшен тутыручы Гакыйл Бәхтиярович, милициядән киткәч, нефть тармагында хезмәт куя. Авылда эш белән чыныгып үскән егет йортында да тик тормый, мал асрый, абыйсы кебек умарталар да тота. Өйрәтүчесе, киңәшчесе дә янәшәдә, икесе дә Чирмешәндә үз йортлары белән яши, күршеләр генә. Хатыны Фирдания белән өч бала үстереп, олы тормыш юлына чыгарганнар.

– Икебез дә эшләгәндә бер-беребез белән очрашмаган көннәр дә булды, үзем дә больницада сменалы эштә идем, – ди Фирдания апа. – Гакыйл командировкаларга да китә иде, андый вакытта йорт эшләрен балалар белән башкардык.

Милициягә өченче Кәримов килә

Гаиләдәге өченче малай – җиденче – төпчек бала Айдар да абыйлары эзеннән китә. Бөгелмә индустриаль техникумын тәмамлаган, инде армиядә хезмәт итеп кайткан егет милициядә беренче көннәрдә үк бу хезмәтнең җаваплы һәм киеренке икәнлегенә төшенә. Рядовой милиционер, оператив дежур ярдәмчесе булып хезмәткә керешеп, 22 ел хокук сагында торган якташыбыз полиция майоры дәрәҗәсенә җитеп отставкага киткән.

Җитәкчелек аның хезмәтен бәяли, иң дәрәҗәле бүләкләренең берсе – Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасы. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Әсхәт Сәфәровның исемле сәгате дә –кадерле бүләк.

– Унике ел участок инспекторы булып эшләдем. Бу хезмәткә керешкән көннәр аеруча истә калды, вакыйгаларга бай булды, – ди Айдар Бәхтияр улы.  – Түбән Кәминкә участок больницасыннан кер юу машинасын “шудырганнар”. Угрының эзенә төшәргә кирәк. Участок инспекторының ярдәмчеләре халык инде ул. Күп кешеләр белән очрашып сөйләштем, акрын гына “җепнең очы күренә башлады”. Эзләнүләрдән соң табылды бит машина карагы. Ул вакытта транспорт та юк бит әле, төнлә җәяүләп авылга кайттым. Шуннан  соң мотоцикл сатып алдым. Соңрак служебный машиналар да булды.

Туймәттә, төп йортта яшәүче Айдар район үзәгенә йөреп эшли. Хезмәтен ярата. Билгеле, гаиләсенә дә җиңел булмагандыр, тәүлек буе дежур торулары, тормышта төрле хәлләр килеп чыга, төн уртасында да чакыртып алалар. Милиция хезмәткәренә тормышның тискәре яклары белән еш очрашырга туры килә: урлашу, талау, кыйнау, сугышу, эчкечелек күренешләре авылларда еш була.

– Айдар төнлә чыгып китсә, әни (каенана, инде мәрхүмә) белән без дә йокламыйбыз, ул кайтып кергәнче кайгырып тора идек, – ди тормыш иптәше Сания. – Яллар, бәйрәмнәр дә сирәк эләкте, гаилә белән Сабан туенда да иркенләп йөри алмадык.

Айдар, хатыны Сания белән, өч бала тәрбияләп үстерәләр, инде оныклар сөяләр. Әниләре Әбзүнияне тәрбияләп соңгы юлга озатканнар. Бүген төп йортның учагын сүндермичә гомер итәләр. Йорт тутырып мал асрыйлар, абыйлары үрнәгендә, умартачылыкка да керешкән Айдар.

Пенсиядә булса да, Айдар әле яшь – 50не узды гына. Ул һич кенә дә тик торырга өйрәнмәгән. Халык белән
уртак тел таба белә, шуңа аны Туймәт авыл җирлеге башлыгы итеп сайлыйлар. Бу постта да инде тугыз ел. Аның җитәкчелегендә Туймәттә байтак эшләр башкарылды.

 

Кәримовларның хоббилары күп

Гакыйл белән Айдарның тагын бер хоббилары бар, алар бик матур итеп гармунда уйныйлар, Җәгъфәр абый җырга оста. Туганнар бергә җыелганда бик күңелле ял итәләр. Җырчылар да, биючеләр дә үзләрендә.  Айдар яшь вакытында көрәш белән дә шөгыльләнгән, авылда Сабан туе батыры да булып калган.

– Полиция Сабан туенда да бер елны батыр калып, зур тәкә алып кайтканым истә, – ди Айдар.

Кыскасы, Кәримовларны авылда гына түгел, районда да яхшы беләләр, райондашларына кылган изгелекләрен дә онытмыйлар.

 

Хезмәттәшләр белән элемтә өзелми

Кәримовларны хезмәттәшләре, җитәкчелек тә онытмый, гел элемтәдә. Ветераннар еш очраша, районда төрле чаралар, спорт ярышлары да еш оештырыла. Алар анда да инициатива күрсәтәләр, спорт  уеннарында да актив катнашалар.

– Бертуган Кәримовлар белән байтак еллар бергә хезмәт куйдык, алар үз эшләренә бик җаваплы, коллективта абруйлы булдылар, – ди район полиция бүлегенең ветераннар советы рәисе Наилә Мәссарова. – Хәзер инде алар минем бик актив ветераннарым, нинди генә очракта да аларга таянырга була.

Озак еллар Чирмешән эчке эшләр бүлеген җитәкләгән Фаяс Минһаҗев та элеккеге хезмәткәрләрен мактап телгә алды: 

– Җәгъфәргә дә, Гакыйлгә, Айдарга да теләсә нинди эшне курыкмыйча тапшыра идем. Алар башлаган эшләрен  ахырына кадәр җиткерә торган егетләр.
Кәримовлар белән эшләргә дә җиңел иде. Әле дә элемтәләр өзелми, еш күрешәбез.

Кадрия Гамирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/mk3W5XpKsVk