Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмәдән Шәфыйковлар хуҗалыгында куяннар гына да 40тан күбрәк

Кара Чишмә авылыннан Вазыйх Шәфыйков пенсиягә чыккач, яшьрәк вакыттагы шөгылен кабат башлап җибәргән. Соңгы елларда ул куяннар үрчетүгә керешкән.

Бакчадагы һәм ишегалдындагы читлекләрендә 40лап баш озынколаклы бар. Ояларда әле яңа гына туган йомшак “йомгаклар” да йөгерешеп йөри.

-Җәй көне аларның саны күбрәк иде, өлгергәннәрен суеп, эшкәртәм, - диде Вазыйх Габделхак улы. – Куян ите шашлыкка бик тәмле, балалар җыелганда әлеге ризыкны әзерлибез. Төп йорт булгач, кунаклар еш кайта, күчтәнәчкә дә китә.

Вазыйх абый куяннарга читлекләрне, кул астындагы материаллардан, үзе ясап куйган. Оялар бик җайлы. Кыш куяннар кимегәч, абзар эчендәге ояларга күчерәләр.

-Ниләр белән сыйлыйсыз? - дип сорадым йорт хуҗасыннан.

-Иң яраткан ризыклары – чөгендер, бакчада алар өчен махсус үстерәбез, кишерне дә кетердәтәләр, - диде ул.  – Солы яраталар, бәләкәйләренә ипи дә бирәм.

Шәфыйковларның хуҗалыгында башка маллар, кошлар да аз түгел: абзарда симертүгә үгезләр, тавыклар, үрдәкләр дә бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев