Кара Чишмәдән Әгълүковлар өчен абзардагы 5-6 баш мал юк та сыман
Кара Чишмә авылында яшәүче Алсу һәм Марат Әгълүковларның хуҗалыгындагы малларның, кош-кортларның төрләрен санап чыгарга кул бармаклары гына җитми.
Хуҗалыкта гаилә башлыгына да, хуҗабикәгә дә, 7 сыйныфта укучы уллары Ринатка да эш җитәрлек, һәркемнең хезмәте бүленгән. Абзарда 25 баш ат, 8 үгез, 4 сыер, 20 сарык. Кошларның ниндиләре генә юк: 150шәр каз һәм бройлер үстергәннәр, мулардлар – 100, күркәләр – күркә.
Балалар да эшләп үсә
- 30лап куян да бар, аларны Ринат карый, ике тай шулай ук аның карамагында. Бу - балаларны эшкә, акча табарга өйрәтүнең бер алымы, - диде Марат Алик улы. – Без үзебез дә эшләп үскән балалар бит. Гаилә корып, бу нигезгә чыкканыбызга 25 ел, шуннан бирле мал тотабыз. Хәзер инде минем өчен абзардагы маллар саны 5-6га гына калса, аз кебек, 10 баш тай да булмаса, хуҗалык бушап калган сыман. Шуның өчен симертеп чалган маллар урынына яшьләрен сатып алабыз, дүрт сыерның бозавы янына тагын шулкадәр өстибез.
Әгълүковлар җәйгелеккә маллар өчен лагерь ясаганнар, атлар, тайлар, бозаулар шунда җәйли. Инде октябрь ахыры булса да, атлар әлегә йортка кайтмаган, сыерлар көтүгә йөри.
Ишле терлеккә азыгы да күп кирәк. Мал хуҗалары 100 төргәк печән сатып алганнар, салам да әзерләгәннәр, фуражга бөртекнең төрлесен кайгыртканнар.
-Быел мал азыгы әзерләргә мөмкинлек булды, ашлык та, печән дә уңды. Саламны авыл җирлеге башлыгы җирлек тракторы белән төргәкләп бирә, рәхмәт мал асраган кешегә ярдәм бар. Сыерларга, атларга субсидия дә бирәләр. Терлек азыгы алырга саллы ярдәм, - диде йорт хуҗасы.
150 казга да хуҗа табыла
Каз, күркә, үрдәк, бройлерларны бер айлыкларын сатып алалар Әгълүковлар. 100 мулардны үстереп, эшкәртеп, урнаштырып бетергәннәр дә, 150 казның да 50се генә калган, 150 бройлерның да күпчелеге урнашкан, күркәләрнең дә яртысы гына калган.
-Бу йортка күчкән елны гына казлар алмадык, инде менә 24 ел шул шөгыльдә, - диде Алсу Минемәрих кызы. – Яшь вакытларында махсус катнаш азык бирәбез, үсә төшкәч – бөртек. Кошларны суя башлагач, эш арта, дәресләр укытып кайткач (Алсу - укытучы), 4-5 каз эшкәртеп өлгерәм. Үзем генә йолкырга өйрәнгән инде мин, кеше чакырганым юк. Заказ ничек булуга карап та суябыз. Ярминкәләрдә безне көтеп алалар, үз клиентларыбыз бар. Каклаган казлар да ясыйм, туйларга, пешереп, бизәп тә бирәм.
-Ял итәргә вакытыгыз каламы соң? – дип сорадым Әгълүковлардан.
-Безнең Төркиябез шунда инде. Коронавирус та ял иттерде, - дип шаяртты Марат. – Ике тапкыр “Ашыгыч ярдәм” машинасы белән алып киттеләр.
-50 яшькә җиткәч, быел беренче тапкыр санаторийда булдым, - дип сүзгә кушылды Алсу.
Зур хуҗалык белән яшәүчеләргә яллар бик эләкми шул. Гомумән, Кара Чишмә авылында уңган халык яши, терлек асрап яшәүгә өстенлек бирәләр. Һәр йортта диярлек күпләп мал азыгы хәстәрләгәннәр. Югыйсә, авыл тирәсендә көтүлекләр дә бик аз.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев