Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмәдән Әгълүковларның эш көннәре иртәнге сәгать 4-5тә башлана

Кара Чишмәдән Марсель Әгълүков өч ел элек авылда йорт сатып ала һәм малчылык эшенә керешә. Хатыны Ангелина да үзенә пар килгән, инде кызлары үсеп килә.

-Шәһәрдә яшәп карадым, тик мин анда тора алмыйм, - ди Марсель Марат улы. – Үз йортың белән яшәп, маллар арасында булу җанга якын, бала вакыттан терлекләр карап үскәнгә, бу канга сеңгәндер инде.

Әгълүковларның хуҗалыгында 50 баш сарык, 12 сыер, 2 ат, моннан кала казлар, үрдәкләр, күркә үрдәкләр, тавыкларның төрле токымнары бар. Билгеле, бу кадәрле хуҗалыкны бердәм булып эшләгәндә генә җиңдереп була. Аларның эш көннәре иртәнге сәгать 4-5тә башланып, төн уртасында гына тәмамлана.

-Тәүлегенә берничә сәгать кенә йоклаган көннәр дә була. Азыгын әзерләргә, җитештергән продукцияне урнаштырырга кирәк бит, - ди йорт хуҗасы. – Ике-өч атнага бер мал суеп, итен урнаштырабыз, аны Әлмәт, Лениногорск шәһәрләренә илтәм, үз клиентларыбыз бар.

Без барган көнне дә алар мал чалган иде. Ишле малга азык та күп кирәк. Әгълюковлар 100 төргәк печән, 20 тонна бөртек сатып алганнар.

-Әле бу гына җитми, язгы якка тагын кирәк булыр, - диде Марсель. – Мал санын арттыру теләге дә бар. Киләсе елга абзарларны зурайтырга ниятләп торабыз.

Марсель, өйләнгәнче, терлекләр симертү белән генә шөгыльләнә, ә Ангелина белән кушылгач, хуҗабикә сыер алырга күндерә.

-Авыл кызы булсам да, шәһәрдә дә яшәдем, шулай да авылда төпләнергә хыялландым, - диде Әлмәт районы Сәрән авылы кызы Ангелина Алексеевна. – Сыер алу - минем теләк буенча, аларны аппарат белән савам, каймагын, эремчеген дә ясыйм, артыгын сатабыз, сөт җыючы бар. Бу да бит - гаилә бюджетына керем.

Кош-кортлар белән дә күбрәк Ангелина шөгыльләнә: тавык, үрдәкләрне инкубаторда да чыгаралар, үз кошлары да утыра. Без барганда да бер үрдәкләре йомыркалар өстендә иде. Яңа чыккан, бераз үстерелгән кошларга хуҗа табылып тора.

Кара Чишмә килене - чуваш кызы татарчаны да яхшы ук өйрәнгән, гаиләдә күбрәк татар телендә аралашалар.

Сүз уңаеннан: Кара Чишмә авылында электр көтүчесенә 100 баш мөгезле эре терлек куалар, шуларның 80е – савым сыеры. Авылдан һәр көнне уртача 1 тонна 400 килограммлап сөт җыела.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев