Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ивашкино авылында быел өч сабый туган

Ивашкино авылында сентябрь ахырында күп балалы гаиләләр саны арткан.

24 сентябрьдә Светлана һәм Алексей Антоновларның өченче сабыйлары – кызлары Алина туган. Шулай итеп, 1 сыйныфта укучы Александр һәм 4 яшьлек Аделина сеңелкәшле булдылар.

-Мин балалар яратам, Светлана да, мин дә гаиләдә өчәр бала үстек, шуңа ике бала белән генә каласы килмәде, - ди Алексей Владимирович. – Өебез иркен, балаларга урын күп.

Ивашкино егете Алексей Аксубай районы кызы Светлана белән Түбән Кама шәһәрендә танышып, гаилә коралар. Уллары анда туа, тик Алексейның күңеле шәһәр тормышына ияләшә алмый. Яшьләр уртак фикергә килеп, гаилә башлыгының туган йортына, әниләре янына кайталар. Анда бераз яшәгәннән соң, 2021 елда, икенче балалары тугач, ана капиталына авылда йорт сатып алалар, әти-әниләре дә булыша. Бүген инде менә шул заманча йортка тагын бер бала тавышы өстәлгән.

Гаиләне йорт хуҗасы тәэмин итә, Алексей шәхси эшмәкәрдә машина йөртүче булып эшли. Шәһәрдә кондитер булып хезмәт куйган Светланага, кызганыч, авылда эш табылмаган.

Сүз уңаеннан, быел Ивашкино авылында өч сабый туган, Алина Антонова - гаиләдә дә, авылда да өченче.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев