Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ивашкино десантчысы умарталарын сагынып кайта

Сержант Ефим Емельянов парашюттан сикерүләрдән, хәрби коралдан арынган вакытларында умарталар карарга ярата. Контракт буенча хезмәт итүче Ивашкино егете әти-әнисе янына ялга кайткач, шуннан да тәм табып китә. Һава-десант гаскәрләренең Ульяновск шәһәрендәге 31 нче бригадасында хезмәт итүче якташыбызның чираттагы ялга кайткан көннәре. Чираттагы контракт срогы тәмам, өченче килешү төзелгән. Ялдан соң...

Сержант Ефим Емельянов парашюттан сикерүләрдән, хәрби коралдан арынган вакытларында умарталар карарга ярата. Контракт буенча хезмәт итүче Ивашкино егете әти-әнисе янына ялга кайткач, шуннан да тәм табып китә.

Һава-десант гаскәрләренең Ульяновск шәһәрендәге 31 нче бригадасында хезмәт итүче якташыбызның чираттагы ялга кайткан көннәре. Чираттагы контракт срогы тәмам, өченче килешү төзелгән. Ялдан соң тагын китәсе.
-Мин армиядә Ерак Көнчыгышта разведкада хезмәт иттем, кайтырга бераз вакыт калгач, контракт төзедем. Хәзер бу минем өченче килешү, - ди Ефим Михайлович. - Аена 30 мең сумлап эш хакы алам, ашаталар, киендерәләр. Ике тапкыр Чечен республикасында террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашырга туры килде. Әлегә өйләнмәдем. Гаилә корсам, хәрби ипотека программасы буенча торак бирәчәкләр. Без хезмәт итәбез, дәүләт безнең өчен түли була.
-Ялга озакка кайттыңмы соң? Сагындырамы? - дим.
-Безгә 45 көн отпуск бирәләр, шуңа 15 көн хәрби ("боевойлар") өстәлә, шулай итеп барысы 60 көнгә җыела. Ялга гел авылга кайтам. Ауга йөрергә, балык тотарга яратам. Умарталар карыйм: мин Минзәләдә умартачачылыкка укыган идем. Әйе, авыл, бигрәк тә әти-әни сагындыра.
-Һава-десант гаскәрләре элиталы, дәрәҗәле, әлбәттә. Яшьләрне кызыктыра торган.
-Миңа хезмәтем, эшем ошый. 20 тапкыр парашют белән сикерергә туры килде. 800-900 метр биеклектән, Ан-2, ИЛ-76 самолетларыннан.
-Куркынычмы?
-Беренчесендә белмичәрәк каласың, икенче, өченчесендә, яшермим, куркыта. Чагыштыру өчен, күзеңне йомып, шәһә йортының 10нчы катыннан диярлек артың белән бушлыкка төшеп кит әле син. Аннан күнегәсең үзе, мунчага барган кебек кенә. Ләкин барыбер, һәр сикерү бик җаваплы, әллә нәрсә килеп чыгуы бар.
-Хәрби юлдан китүеңә үкенмисеңме, Ефим?
-Без өч ир бертуган. Абыем Николай армиядә хезмәт итте. Энем Андрей Чечен республикасында хәрби бурычын үтәде. Мин дә хезмәтемне яратам. Матур сүзләр дип кабул итмәгез, Ватанны кемдер сакларга тиеш бит. Армиягә барырга кирәк. Эчеп, азып-тузып йөргәнче, ул тормыш мәктәбен узуың яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ивашкино авылы. десантчылар