Юксына ук башлыйм
Почта бер көнгә соңласа да газетаны юксына башлыйм. Бу яшьтән газета укып үскәнгәдер. Ә инде хәзер лаеклы ялда булгач, “Безнең Чирмешән” газетасын аеруча көтеп алам. Аны почта тартмасыннан алып керү дә кызык.
Район газетасы бит ул туган ягыбыз хәбәрләрен җиткерүче бердән-бер басма. Дөрес, “Безнең Чирмешән”нең сайтын да укып барам, тик ул газетаны кулга тотып укуга җитми. Үзем мәгариф тармагында эшләгән кеше буларак, мәктәп, балалар бакчалары, укытучылар, тәрбиячеләр турындагы мәкаләләрне яратып укыйм. Таныш кешеләр турындагы язмалар да күңелгә хуш килә. Авылдашлар хакындагы мәкаләләрне дә бирелеп укыйм.
“Без бу хакта язган идек” рубрикасы астындагы язманы укыганда тарихка кереп киткән төсле булам, бик күп хатирәләр яңара. Мин үзем дә “Безнең Чирмешән”дә гаиләбез, балалар бакчасында без уздырган чаралар яктыртылган язмалар басылган саннарны бер папкага җыеп барам. Үзе бер истәлек. Кышкы кичләрдә шуларны укырга яратабыз, кабат үткәннәргә кайткан төсле булабыз. Алар белән кабат танышкач, элеккеге вакыйгалар бөтен нечкәлекләре белән искә төшә.
Әлфия Гыйләҗева.
Чирмешән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев