Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Югары Кармалкадан Мария Фомичевага тәмле пирог пешергәннәр

Волентерлар ялгыз әбигә ялгызлыгын сиздермәскә тырыша.

“Мәрхәмәтле йөрәк”  халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре волонтерлык эшендә дә бик активлар.

Һәр социаль хезмәткәрләр үзләренә беркетелгән өлкән кешенең өйләренә барып хезмәт күрсәтү белән генә чикләнмичә, волонтерлык эшенә дә алынганнар. Алар инде ике еллап, Югары Кармалка авылында яшәүче, кеше ярдәменә мохтаҗ Мария Фомичеваны шефлыкка алганнар, чиратлап, ике атнага бер тапкыр барып, аңа өй һәм йорт эшләрендә булышалар.

Май аенда килгән волонтерлар әбинең бәрәңгесен дә утыртып киткәннәр. Социаль хезмәткәрләр өен җыештыралар, идәннәрен юалар, тәмле ашлар да пешерәләр, кыш көннәрендә күпләп утын кертеп куялар.

-Әле менә соңгы килүләрендә пирог та пешереп калдырдылар, бик зур рәхмәт һәркайсына, - ди Мария Петровна. – Мин аларның килүләрен көтеп алам. Дөрес, күршеләрем дә хәлемне белеп, булышып торалар. Мине ялгызлыкта калдырмаган һәркемгә рәхмәтле мин.

78 яшьлек Мария Фомичова гомере буе колхозда эшләгән, төрле авыр хезмәтләр башкарган: фермада хезмәт куйган, йөк ташучы да булган. Картлыкта шулар барысы да үзен сиздерә башлаган: исәнлеге нык какшаган, аяклары авырта, таяк белән йөри, кан басымы да уйный.

Яшь вакытында, көчле чагында барысын да үзе эшләгән, хәзер кеше ярдәменә мохтаҗ шул. Тормышка чыкмаган, балалары юк. Әти-әнисен тәрбияләп, соңгы юлга озаткан Мария Петровна хәзер ялгызлыкны да, картлыкны да ихлас күңелдән ярдәм итүче кешеләр аркасында җиңелрәк кичерә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев