Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Югары Кәминкәдән Габбас абый: “Авыл җирендә мал да асрамасаң, яшәү түгел инде ул”

23 февральдә 75 яшен тутырган Габбас Шәмсетдинов хәрәкәттә – бәрәкәт девизы белән гомер итә.

- Мин йөреп торсам гына яшим, кешегә хәрәкәт кирәк, - ди ул. – Йортка чыгып, маллар арасында булып энергия туплыйм. Авыл җирендә гомер иткәч, мал да асрамасаң, яшәү түгел инде ул.

Югары Кәминкә авылында гомер итүче Шәмсетдиновлар хуҗалыгында - тугыз баш мөгезле эре терлек, ике ат, сарыклар, кош-корт.

Габбас абый белән Гөлсирә апа уллары Гаяр, киленнәре Мәдинә белән яшиләр. Терлекләр янында күбрәк яшьләр эшли, Габбас абый да гел алар янында, зур хуҗалыкта эш барысына да җитә. Сыерларны саву, продукцияне урнаштыру килен эше, дөрес, өйдә Гөлсирә апага да мәшәкатьләр җитәрлек. Гаяр белән Мәдинә хөкүмәт эшенә чыгып киткәч, йорт хуҗасына да эш күп кала әле.

-Терлекләр авырып киткәндә, мал табибы эзләп йөргән юк. Үзем мал табибы, ясалма орлыкландыручы да, - диде Габбас Гафур улы. – Үгезләрне иткә симертәбез, тана бозауларны үстереп, сыерларны яшәртеп торабыз.

Абзарда дүрт савым сыеры, әлегә икесе ташлаткан. Гадәттә, сөтне дәүләткә саталар. Сепараторлары да тик тормый: каймак ясыйлар, кирәксенүчеләрне сөт ризыклары белән тәэмин итәләр.

Шәмсетдиновлар ишле малларына азык сатып алмый, үзләренең 25 гектар пай җирләрендә печән, солы, арпа, бодай үстерәләр. Хуҗалыкта эшләргә дә, кыр эшләренә дә техникалары бар.

-Т-70 тракторы инде 20 еллап хезмәт итә, ДТ, “Беларус” тракторлары да сатып алдык. Печәнне җыю һәм өю агрегатлары да үзебездә, - диде әңгәмәдәшем. – Комбайн кирәк булганда, “Ильхан” җәмгыятенә мөрәҗәгать итәм. Гозер белән килсәләр аларга да булышам.

Яшүсмер вакыттан колхозда эшләгән якташыбызга авыл хуҗалыгының барлык эшләре дә таныш. Габбас абый 14 яшеннән комбайн штурвалы артына утыра. Баулыда механизаторлыкка укыгач, армия хезмәтенә киткәнче колхозда эшли.

-Мин “бакча башында” - Самарада гына хезмәт иттем, - дип шаяртты Габбас абый. – Элемтәче идем. Ике ел хезмәт итеп кайткан җиремә мине яңа ЮМЗ тракторы көтеп торган. Бу трактор белән Белоруссиягә кадәр салам төргәкләргә бардык, Казахстанда да эшләдек. Рәхмәт, бу хезмәтләремне җитәкчелек югары бәяләде – Белоруссиядән кайткач, III нче дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләделәр.

Өстенә алган эшне җиренә җиткереп башкаручы егетне соңрак ферма мөдире итеп билгелиләр, шушы хезмәтне 20 ел намус белән башкара.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев