Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Югары Кәминкә авылы кызы әллә ничә олимпиадада җиңүләр яулаган

Югары Кәминкә мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ралинә Шәмсетдинова укуда гына алдынгы түгел, класстан тыш чараларда катнашырга да өлгерә, спортка да вакыт таба.

Ралинә “5”ле билгеләренә генә укый, аеруча рус һәм татар телләре, химия фәннәрен яратып үзләштерә.

-Иншалар язарга яратам, химия фәне дә минем өчен кызыклы. Төп дәүләт имтиханнарына әзерләнәм, урта белем алырга телим. Нинди һөнәр сайлыйсымны әлегә төгәл уйламадым, бәлки медицина юнәлеше сайлармын,  - ди ул. – Әдәби китаплар укырга да яратам. Әби-бабайдан күреп, дингә тартылам, догалар, намаз тәртипләрен дә өйрәнәм.

Ралинә “Алдынгылар хәрәкәте”нең мәктәп советы рәисе. Алар социаль, экологик, патриотик юнәлешләрдә эш алып баралар. Тырыш укучы район, төбәк олимпиадаларында тарих, татар теле, математика фәннәреннән призлы урыннар яулаган.

-Мәктәптә узган чараларда ул оештыручы да, аны алып баручы да. Рания “Созвездие” – “Йолдызлык” фестивалендә “Конферансье” номинациясендә дә үзен сынап карады, җиңү яулады, - диде татар теле укытучысы Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев