Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Югары Чегодайдан Гыйниятуллиннар авыл белән шәһәр арасына “тузан төшермәгән”

Нәкыя һәм Ринат Гыйниятуллиннар Югары Чегодай авылының уты сүнеп бара торган бер йортның тәрәзәләренә кабат ут кабызганнар. Алар авылда инде өченче кышны каршыларга җыеналар.

40 ел Әлмәт шәһәрендә гомер иткән Гыйниятуллиннар Нәкыя апаның туган йортына кайтып төпләнгәннәр. Авылда туып үскән якташларыбызга сала тормышы ят түгел. Ринат абый Урманасты Үтәмеш егете. Язмамның геройлары - классташлар. Гаилә коргач, 1984 елда нефтьчеләр каласына барып төпләнәләр. Нәкыя Әшрафулла кызы гомере буе сатучы булып эшли, Ринат Әсхәт улы хоккей клубында компрессорчы вазифаларын башкарган.

-Без авыл белән шәһәр арасына элек тә “тузан төшермәдек”. Пенсиягә чыккач, җәйләрен күп вакытыбызны әти-әни янында уздырдык, - ди Нәкыя Әшрафулла кызы. – 2015 елда  – әти, 2020дә әни бакыйлыкка күчте. Өч ел элек җәйгелеккә генә дип кайткан идек, яшәп калдык. Авылда да бит шартлар шәһәрдәге кебек.

Гыйниятуллиннар бакчаларында үзләренә җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, ә йортларында - кош-корт тавышы. Алар һәр елны үрдәк бәпкәләре алып үстерәләр, быел да 21 кош бик матур үскәннәр, хуҗалар инде байтагысын эшкәрткәннәр дә.

-Үрдәк үстерү өчен урыныбыз бик уңайлы, каршыбызда гына - буа. Суда коенып чыгалар да, йортка кайтып ашыйлар, - дип елмая хуҗабикә.

Сугым чоры бер бәйрәмгә әйләнә, туганнар өмәгә җыела. Туган нигезләренең ишекләре ачык булу - алар өчен дә куаныч.

-Шәһәр сагындырмыймы соң? – дим.

-Айга бер тапкыр шәһәргә барып кайтабыз, тик анда озак торасы килми, авылга ияләштек инде, - ди алар.

Ринат Әсхәт улы гармунчылар нәселеннән икән. Бүген инде баянын кулына еш алмаса да, заманында табын түрендә булган, сәхнәләрдә чыгыш ясаган якташыбыз.

-Хәзер бик уйнап булмый, буыннар каткан. Малай вакыттан ук кулда гармун иде. Бабайларга кунакка килгәч, Рауф абыйның (Рауф Җиһаншин – Югары Чегодай) гармунын мунчага алып барып уйнарга өйрәндем. Бабай дини кеше иде, өйдә уйнарга рөхсәт итмәде, - диде Ринат абый.

Ринат абыйлар гаиләдә алты бала: биш – малай, бер кыз үсәләр. Ир балаларның дүртесе гармунчы.

-Безнең әни (Фатыйма) дә бу уен коралын кулына еш алганы истә, ул тальянда да, хромкада да уйный иде, - дип хатирәләргә бирелде Ринат Әсхәт улы.

Кадрия Гамирова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

6

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы шулай матур итеп яшэргэ язсын сезгэ балалар кайтып куандырып торсыннар.