Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Иске Сережкинодан Галина Корнилова үз курчакларын милли киемнәргә дә киендерә

Иске Сережкино авылы мәдәният йорты мөдире Галина Корнилова – яңалыкка омтылучы, кул эшләренә гашыйк кеше. Аның куллары аша узган эшләнмәләр шулкадәр күп, инде алар шкаф киштәләренә дә сыймый. Бисердан үрү, ыргак белән бәйләү, тегү – боларның барысы да аның өчен таныш шөгыльләр. Хәзер исә оста йоннан курчак ясау серләрен үзләштерергә җыена.

– Вак эшләр белән шөгыльләнергә бик яратам. Бер эшкә тотынсам, башым-аягым белән чумам, вакытның үткәне сизелми дә, – ди Галина Николаевна. – Үзем белгәннәрне түгәрәккә йөрүче апаларга да өйрәтәм, район күләмендәге чараларда мастер-класслар үткәрәм.

Чыннан да, клубта эшләүче түгәрәк әгъзалары бисердан төрле бизәнү әйберләре, сувенирлар ясап өлгергән. Авылның уңган хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда да актив катнаша. Күптән түгел генә алар болыннарда үскән шифалы үләннәрдән, пакетлы чәйләр дә әзерләгән.

Бисер белән эшләү зур түземлек сорый. Агач яки гөл ясау өчен башта вак бисерлардан яфраклар, чәчәкләр үрелә, аннары алар бер-берсенә беркетелеп, кирәкле формага китерелә. Нәтиҗәдә, күз явын алырлык композицияләр барлыкка килә.

20 еллык хезмәт стажы булган мәдәният хезмәткәре киң кырлы эшчәнлек алып бара, барысына да өлгерә. Сәхнәгә кия торган чуваш халкының милли баш киеме – хушпуны да ул үз куллары белән теккән.

Эш бүлмәсендә милли киемле курчаклар аеруча игътибарны җәлеп итә. Рус, чуваш, татар халкы киемнәрендәге курчаклар бүлмәне ямьләп тора.

– Болары – яңа эшләрем. Халыклар бердәмлеге елына багышлап ясадым, – ди оста. – Курчакларны сатып алып, үзем киендердем: күлмәкләрен тектем, баш киемнәрен ясадым. Эше тиз бармый, әмма матур килеп чыккач, күңел сөенә.

Яңа шөгыльләрне якташыбыз интернет аша өйрәнә, кирәкле материалларны заказ белән кайтарттыра. Йоннан курчак ясау өчен барлык кирәк-яраклар әзер инде. Тиздән ул тагын бер иҗади эшкә керешергә ниятли: курчакларның йөзләрен гипстан, ә гәүдәләрен йоннан ясаячак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев