Иске Котыштан Анна әби: “Үлән ашап исән калдык”
Иске Котыш авылында гомер итүче Анна Тишанькина 90 яшьлек олуг юбилеен үткәрде. Тормыш иптәшен 27 ел элек югалтса да, ул бүген дә ялгыз түгел: балалары, оныклары, оныкчыклары аңа һәрчак терәк.
Анна Матвеевна үзенең яшьлеген искә алганда, авыр еллар турында сөйләде.
-Безнең балачак булмады инде, яштән колхоз эшендә идек, - ди ул.
Аның гомере тырыш хезмәттә уза. Яшьтән үк урак уру, печән чабу, эскертләргә салам өю кебек эшләрнең барысы да аның җилкәсенә төшә. Күп еллар дуңгыз фермасында эшли, пенсиягә чыккач та әле, ике ел бозаулар карап, эшләвен дәвам итә. Тормышы җиңел булмый: ачлыкны да күрергә туры килә, әтисез үсәләр.
-Үлән ашап исән калганбыздыр, - дип искә ала ул елларны юбиляр.
Ире Иван Миронович белән биш кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, якташыбызга ике кызын соңгы юлга озатырга туры килә. Бу кайгы ана йөрәге өчен зур сынау була. Әмма бүген Анна Матвеевна өч кызының һәм кияүләренең җылысын тоеп яши. Аның җиде оныгы, сигез оныкчыгы бар - барысы да әбиләрен хөрмәт итеп, аның хәлен белеп тора. Ике кызы гаиләләре белән авылда яши, ә берсе күрше Красная Полянада гомер итә.
-Безнең әни бик яхшы, уңган, безне дә эшкә өйрәтеп үстерде, - диде кызы Зинаида Борисова. - Балалар үскәндә безгә бик булышты, оныкларын карашты. Күршеләре белән дә бик дус яшәделәр. Хәзер инде аларның күбесе арабызда юк, әмма читтә яшәүче балалары авылга кайткач, әнинең хәлен белмичә китмиләр.
Анна Матвеевна үзе дә балалары турында бары тик мактап кына сөйли.
-Яшь чакта малай булмаганга борчылган чаклар булды. Әмма хәзер бер дә үкенмим: кызларым бик яхшылар, мине ялгыз калдырмыйлар. Кияүләрдән дә уңдым, - ди ул елмаеп.
Юбилярны район җитәкчелеге дә котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләлр буенча урынбасыра Ләйләгөл Моксинова район башлыгы Рамил Айбатовның котлауларын ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды. Анна Матвеевна мондый хөрмәткә бик сөенде һәм рәхмәтләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев