Иске Кадидан Әлфинә хат ташучы гына түгел, сер сыйдыручы да
Әлфинә Шәрипова инде 15 ел Тукай һәм Иске Кади авыллары халкына “свежий” яңалыклар җиткерә – хат ташучы булып эшли.
Әлфинә - һәр йортта көтеп алынган кунак кебек. Ул пенсия дә алып килә, көндәлек тормышта кирәкле товарларны да авылдашларының өйләренә үк алып бара.
-Эшемне яратам, халык та үз итә. Син бит безгә акча алып килүче, диләр әбиләр, - ди ул. – Бу вакыт эчендә якын кешеләргә әйләндек. Өлкән буын серләрен дә сөйли, үзем дә шатлык-куанычларым белән уртаклашам.
Иске Кади авылында ике хат ташучы - бер яртысына Розалия Әһлиуллина хезмәт күрсәтә. Әлфинәнең дә участогы зур, авылның яртысы һәм Тукай поселогы аның карамагында. Ә Иркәнур Сафина Светлогорск һәм Якты Тау халкына матбугат басмалары тарата. Иске Кади авылында барлыгы 80ләп гаилә “Безнең Чирмешән” газетасын алдыра, республика басмаларын да үз итәләр.
-Район газетасын яратып укыйлар, авыл картая, шунлыктан газета укучыларыбыз да кими, - ди Әлфинә Әсхәт кызы. – Яшьтән район хәбәрләре укып үскән буын газетасыз калуны күз алдына да китерми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев