Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Иске Кади авылы инешендә 500 баш каз йөзә

Иске Кадиның авыл уртасыннан ага торган инеш буе быел да каз тавышларына күмелде, биредә 500дән күбрәк кош коена, яр кырыенда чирәм чемченә.

Фәндидә һәм Заһит Сафиуллиннар кошлар үстерүне ун еллап үзләренә шөгыль итеп алган, байтак тәҗрибә туплаганнар. Әле май уртасында гына бер айлык каз бәпкәләре сатып алганнар.

-Беренче елны 20 каз үстереп карарга булдык, аннан соң ел саен аларның санын арттыра-арттыра 50 башка җиткердек. Быел 40ны алдык, - дип сөйләп китте Фәндидә апа. – Тагын 33 бройлер үсеп килә, бераз соңрак үрдәкләр алырга исәп.

Шәһәрдән - авылга

40 елдан күбрәк шәһәрдә гомер иткән Сафиуллиннар инде 13 ел авыл кешесе мәшәкатьләре белән яши. Бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, казлар өчен чөгендер дә чәчәләр. Аларның көне иртәнге сәгать 5тән башлана. Көтү киткәннән соң казларны инешкә төшерәләр.

-Эшләп яшәү авыл баласының канына сеңгәндер инде. Акча өчен асрамыйбыз. Иртән-иртүк инеш буена төшеп, табигатьнең матурлыгын күрү, кешеләр белән очрашып сөйләшү, йөреп кайту үзе бер рәхәтлек бирә, хәрәкәттә-бәрәкәт, - диде Башкортстан кызы – Иске Кади килене.

Кычыткан да - витамин

Тәҗрибәле кошчылар казларга чөгендер һәм бодай пешереп, бутап ашаталар, ә бройлерлар белән үрдәкләр бәрәңге бутаганын яраталар икән. Аңарга арпа, бодай, кукуруз тарттырып кушалар, кычыткан да яхшы витамин була. Казлар кайткан җиргә (аларны кичке сәгать 7ләрдә генә төшеп алалар) азыкны әзерләп куялар, ә көне буена чирәм йолкып тукланалар.

Һәр казның үз тамгасы

Инештә - алты йорт казлары - барысы 500дән дә күбрәк. Кич белән аларны һәр хуҗа үз йортына алып кайта, һәрберсенең үз тамгасы бар, кем казы икәнен беләләр.

-Казларның аяктагы элпәләрен кисеп тә тамга салабыз, йоннарына сөрткән буяу буенча да барысы да ачык күренә, - дип сөйләде Фәндидә Гали кызы. – Берәүнеке – зәңгәр буяулы, икенчләренең – яшел, сары, кызыл, кара…

Каз өмәсе - гаилә традициясе

Ә көз көне авылда каз өмәләре гөрли. Аннан соң тәмле каз ите белән дә сыйланырга була. Фәндидә апаның балалары кайткач, пешерә торган рецептлары да бар.

-Каз түшкәсен тозлы суга батырып торам һәм тәмләткечләр сөртеп төнгелеккә калдырам. Мичкә тыгар алдыннан эченә караҗимеш һәм яшел, каты алма тутырам. Фольгага төрелгән түшкә мичтә 1,5 сәгать пешә, - диде хуҗабикә. – Казның түш итен һәм ботларын мариновать иткәннән соң, кисемнәр (надрез) ясап, сыр һәм помидор кыстырып, духовкада пешерәм. Бусын да бик яратып ашыйбыз.

автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев