Иске Элмәле кызы репетиторлык эшен башлаган
Иске Элмәле кызы Алена Иванова яраткан хезмәтен табышлы шөгыльгә әйләндергән. Социаль ярдәм чарасы аңа үз эшен башларга мөмкинлек бирә.
Алена Михайловна репетиторлыкка алынган. Ул һөнәре буенча математика-информатика укытучысы.
- Яр Чаллы педагогика университетында укыганда ук мәктәптә укыттым, паралель рәвештә репетиторлык эшен дә алып бардым. Кулыма диплом алгач та, һөнәрем буенча хезмәтемне дәвам иттем, - диде әңгәмәдәшем. – 2021 елда мәктәптән китеп тулысынча репетиторлыкка булдым. Шул вакытта үз эшеңне башлау максаты белән социаль контракт төзү мөмкинлеге хакында ишеттем.
Якташыбыз озак уйлап тормый, район социаль яклау бүлегенә бара, анда аны социаль контрактның шартлары белән таныштыралар. Алена үзенең бизнес-планын төзеп, тәкъдим итә һәм аның ниятен канәгатьләндерәләр.
- Дәүләттән бирелгән 150 мең сум акчага ике ноутбук, принтер, кәгазь, канцелярия товарлары сатып алдым. Бу миңа эш башлау өчен бик яхшы ярдәм булды, - диде Алена Михайловна. – Миннән ишетеп, танышларым да бу контракт белән кызыксындылар һәм үз эшләрен башлап җибәрделәр.
Алена репетиторлык эше алып бару өчен шәһәрдә бүлмә арендалый, укучылар белән шунда дәресләр алып бара. Ул балалар белән индивидуаль дә, төркемләп тә шөгыльләнә. Инде аның эшенең нәтиҗәләре дә күренә башлаган, 9 сыйныфны тәмамлаган укучылары имтиханнарын “4”ле, “5”ле билгеләренә тапшырганнар.
- Хәзер минем даими табыш китерә торган эшем бар. Җәйге каникул вакытында үземә дә ял ясыйм, онлайн дәресләр дә алып барам, - ди үзмәшгуль якташыбыз.
Ул хәзер үзенең яшәү урынын алмаштырган, Казанга күченгән, эшен анда дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев