Ике Елена, ике Надежда – бер команда
Ульяновка элемтә бүлекчәсендә ике Елена һәм ике Надежда эшли. Алар икенче яртыеллыкка матбугатка яздыру эшенә дә җиң сызганып керештеләр. Һәркайсы – тәҗрибәле хат ташучы.
Елена Белова дүртенче ел инде Сосновка авылы халкына хезмәт күрсәтә. Ул хәбәрләрне “кайнар” килеш укучыларга җиткерә, әби-бабайларны пенсия акчалары белән сөендерә, кирәкле товарларны өйләренә үк илтеп бирә.
– Эшемне бик яратам. Халык та көтеп ала. Сумканың авырлыгы да сизелми. Авылның сигез урамын бер сәгать ярымда үтәм. Пенсия таратканда, әлбәттә, вакыт күбрәк китә, – ди Елена Валерьевна. – Бу яртыеллыкта 35 йортка “Наш Черемшан” газетасы таратам. Икенче яртыеллыкка да инде районкага 15 квитанция тутырдым.
Девичья Поляна авылында яшәүче хат ташучы эшкә шәхси автомобилендә йөри. Ул Ульяновка элемтә бүлекчәсеннән матбугат басмалары, товар алып, Сосновкага юл тота. Ара, әйтергә кирәк, якын түгел.
– Һәр эшнең үз җае бар. Минем өйрәтүчем янымда. 20 елдан күбрәк хат ташучы булып эшләүче авылдашым Надежда Владимирова киңәшләрен тотып эшлим, ул Девичья Поляна авылы халкына хезмәт күрсәтә, – ди Елена Белова. – Элемтә бүлекчәбез генә бик иске. Кышын суык, шартлар начар. Безгә дә Бәркәтә, Лашман авылларындагы кебек яңа бина төзесәләр, бик рәхмәтле булыр идек.
Сосновкада матбугат басмаларын яратып укучылар күп. 3–5әр басма алдыручылар да аз түгел. Александр Охотников биш төрле матбугат басмасы укый. Район газетасыз калуны күз алдына да китерә алмый. Ул инде икенче яртыеллыкка да “Наш Черемшан”га язылып куйган. Геннадий Владимировка да өч төрле газета-журнал килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев