Яңа Элмәледән Николай Уламасов кадерле иске гармунына танышының келәтендә юлыга
Яңа Элмәледән Николай Уламасовны авылның җаны дияргә мөмкин. Менә инде дүрт дистә ел ул авыл мәдәният йортының йөрәк тибеше, аның музыкаль пульсы.
Авылда бер генә мәдәни чара да аннан башка узмый. Гармунчы- аккомпаниатор шундый кеше, аның бармаклары баян һәм гармуннан ноталар гына түгел, ә тормышның үзен - шатлыклы, моңсу, шаян, уйчан мизгелләрен дә эләктереп ала.
Алты яшьтә - беренче аккордлар
Якташыбыз музыка белән Әлифбага караганда да иртәрәк таныша. Алты яшендә аның кечкенә куллары беренче тапкыр гармун телләренә баса башлый. Укытучы – әтисе.
-Әти гармунда искиткеч матур уйный иде, ул авылның иң оста гармунчысы булгандыр, мин алай уйный алмыйм, - дип җылы хатирәләре белән уртаклашты Николай Иванович.
Ул чуваш халык көйләренә булган беренче мәхәббәтен гомер буена саклаган һәм осталыгын елдан-ел шомарткан. Аның беренче өйрәнгән җырлары да чуваш такмаклары була.
Берүзе - оркестр: гитара, балалайка, баян
Бүген аның өчен гитарада, балалайкада, баянда уйнауның да кыенлыгы юк. Бу уен кораллары останың кулларында моң чыганагына әйләнә. Ә менә гармун инде бөтенләй могҗиза тудыра. Гармун тартканда, аның күзләрендә үзенә бертөрле яктылык балкый.
-Элек барлык милләт кешеләрендә: чувашларда, мордваларда, русларда, татарларда, һәр йортта диярлек гармун бар иде, аңарда бик сирәк кеше көй чыгармагандыр, - ди ул. – Нинди дә булса көй ишетергә теләсәм, кулыма гармун алам. Күңел төшкәндә дә, шатлыклы мизгелләрдә дә гармун тартасы килә. Гармун белән балалайка бергә “яши”, алар бер-берсен тулыландыралар.
Китәсез дә мени аккошлар?
Оста кулына уен коралы алса, җыр суза, ул болай гына түгел, ә күңелен биреп, һәр сүзенә мәгънә салып җырлый. Аның башкаруында моңлы чуаш көйләре яңгырый, кирәк икән, татар җырларын да белә. Безгә дә чуваш халкының сагыну хакындагы моңлы җырын башкарды, аннан соң татарча “Китәсез дә мени, аккошлар?” җырын сузды. Николай Уламасов телдән телгә җиңел күчә, чөнки чын музыка чикләр белми.
“Пилеш” ансамблендә - гаилә дуэты
Алар музыкаль гаилә, хатыны Елена белән “Пилеш” чуваш халык ансамблендә алыштыргысыз дуэт төзиләр. Аларның гармониясе - музыкада гына түгел, тормышта да, һәм бу аларның һәр чыгышында сизелә.
Уен кораллары арасында - тере тарих
Уламасовларга кунакка керү - музыка кораллары музеена эләгү белән бер. Биредә тулы бер коллекция, анда һәр экспонатның үз тавышы һәм үз тарихы бар. Шулар арасындагы 1949 елгы гармун иң кадерлеседер. Халыкта аны хөрмәт белән “хәрби” (“военная гормошка”) дип йөртәләр. Заманында ул ут һәм төтен аша узган, мөгаен, аңарда әле дә ул елларның моңлы яңгырашы, югалтулар ачысы да, җиңү шатлыгы да яши торгандыр. Бу инструмент кына түгел, ә чорның тере шаһиты.
Николай Ивановичның коллекциясендәге бу үзенчәлекле гармунның үзенә килеп эләгү тарихын да сөйләде.
-Бу тарихи гармун миндә 15 еллап, бер танышымның келәтен җыештырганда, чормада эленеп торган чемоданны ачып җибәргәч, шок хәлендә калдым. Анда менә шул гармун, - ди әңгәмәдәшем. – Мин аңа реставрация ясамадым, дөрес, бераз төзәтәсе бар, шулай да әле тавышы яхшы.
Бу гармун Сталин кушуы буенча фронт өчен чыгарылган. Ул солдат капчыгына сыярлык итеп ясалган, төймәләре дә аска батырып эшләнгән икән.
Хыял
Николай Ивановичның үзенең коллекциясен тагын бер музыка уен коралы белән тулыландыру хыялы белән яши. Ул MIDI-гармун сатып алырга тели. MIDI-гармун - гади акустик инструментны синтезатор функцияләре белән тулыландырырга мөмкинлек бирә торган MIDI-системалы уен коралы.
Авыл мәдәниятенә бәһасез өлеш
Авыл мәдәният йорты сәхнәсендәге чыгышлар 40 ел хезмәт стажы гына түгел, бу - бихисап күп туйлар, бәйрәмнәр, төрле кичәләр. Һәм бөтен бер авыл тормышында яңгыраган йөзләгән җыр, тере музыка. Якташыбызның музыка уен кораллары әле күп еллар яңгырасын, дәрте сүрелмәсен.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев