Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Яңа Элмәле авылыннан Николай Портнов үзе эшләгән К-700 тракторын “кечерәйткән”

Яңа Элмәле авылыннан Николай Портнов үзе ясаган тракторын тәүлегенә бер тапкыр булса да кабызмаса, тынычлап йоклый алмый.

Якташыбыз тәүге тракторын өч ел элек җыйган.

-Бер танышымның үзе ясаган тракторын күргәч, кызыктым һәм мин дә техника җыярга булдым, - диде Николай Никонорович. – Ике-өч айда менә шуны җыеп чыктым. Тракторым сигез ат көчле, коробкасы “копейканыкы”.

Әлеге техникасын ясаганда Николай металл җыю пунктларында еш була, үзенә кирәкле тимер-томырны шуннан сатып алган. Кыскасы, кем өчендер кирәксез, гади металл калдыгы тракторның нинди дә булса өлешенә әйләнгән. Якташыбызның бу техниканы кабызмый калган көне бик сирәктер. Ул аның белән көзен бакча сукалый, язын йомшарта, бәрәңге утырта, икенче икмәкне казыганда да ул ярдәмгә килә, ә кышын кар чистарта. Тагылма агрегетларны да үзе ясаган, тракторларга тагып йөрү өчен махсус арбасы бар.

-Тәүлегенә бер тапкыр тракторны кабызмасам, йокым да йокы булмый, - дип елмая оста.

Быел җәен аның “конвейерыннан” тагын бер трактор төшкән. Бусы белән ул урманга гөмбәгә бара, утын алып кайта,  балыкка йөри, авыл эчендә кая да булса барырга кирәк икән, монысын кабыза. Сүз уңаеннан, якташыбыз автомобиль йөртми, шунлыктан үзе ясаган тракторлар гел хәрәкәттә.

-Икенче ясаганы идарә итү өчен җайлырак, кызуырак та йөри, кыскасы, трактор хуҗалыкта зур ярдәмче, - ди ул.

Николай колхозда балта остасы  булып эшләгән, тегермәндә дә хезмәт куйган, армия хезмәтеннән кайткач, куәтле К-700 тракторын да иярләгән.

-Яшьтән техника яраттым, зур тракторда эшләп карагангадыр инде, кечкенәсен үзем ясарга булдым, - ди Портнов.

Останың хуҗалыгы белән танышканда үзе ясаган тагын бер станокка тап булдык. Портновлар инде биш еллап тактаны да үз хуҗалыкларында гына ярдыралар.

-Хәзер бит эшләргә теләге булган кешегә кемнәндер сорарга да кирәкми, интернетка мөрәҗәгать итсәң, барын да бирә, - ди Николай Никонорович. – Эш барышында үзеңә дә җайлаштырырга була, тимер белән эшләгән саен, тәҗрибә арта.

Кадрия Гамирова фотолары, Марат Гомәров видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев