Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Яктытаулылар традицияне бозмый

Яктытаулылар быел да туган авылларында очраштылар.

Әлеге авыл халкы һәм читтә яшәүчеләр өчен бу бер матур традициягә әйләнде. Авылдашлар һәм кайткан кунаклар мәчет йортында корылган табын артында сыйландылар. Мәҗлес Коръән уку белән башланып китте, вәгазь дә тыңладылар, шулай ук авылдашлар авыл җирлеге башлыгына сораулар җиткереп, проблемалар да күтәрделәр.

Ә кич белән рәхәтләнеп мәдәният йорты каршында ял иттеләр, җырладылар, биеделәр. Билгеле, Якты Тау авылының үз җыры яңгырамыйча калмады. Ислам Нотфуллин сүзләренә Рамил Мифтахов көй язган бу җырны авылдашлары Ринас Фәсхетдинов башкарды. Аннан соң җырны бергәләп тә җырладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев