Якты Таудан 90 яшен тутырган Исмәгыйль Хәсәншин яшьли әнисез калган
Якты Тауда яшәүче Исмәгыйль Хәсәншин 90 яшьлек юбилеена килгән кунакларны капка төбенә чыгып каршы алды һәм озатып калды.
Исмәгыйль Нургата улы 30 ел колхозда машина йөртүче булып эшләгән, авылдашлары, шулай ук күрше авыл халкы да аны “бензовоз” шоферы буларак истә калдырган. Аның, ягулык артыннан, көнгә өчәр тапкыр Нурлатка барганы гадәти эш булган. Әле бит ул елларда хәзерге кебек асфальт юллар да булмый.
-Исмәгыйль абый юлда берәүне дә калдырмый иде, гел аңа утырып йөрдек, - дип искә ала авылдашлары.
Исмәгыйль абыйның гомере балачактан ук сынаулар белән башланган - җиде яшендә ятим кала, әнисе үлә, әтисе бу вакытта сугышта була. Дүрт бала әби тәрбиясендә кала, әтиләре 1943 елда бер аягын “югалтып”, инвалид булып кайта. Нургата бабай икенче кат өйләнгәч, үги әни белән үсәләр.
Якташыбыз өч ел ярым армия дә була, машина йөртү таныклыгын да шунда ала. Хезмәттән кайткан егет авылдашы Наҗия белән гаилә кора һәм алар бәхет эзләп читкә чыгып китәләр. Исмәгыйль абый берничә ел шахтада да эшли. Хәсәншиннар биш бала: дүрт кыз, бер ул үстерәләр, алар барысы да читтә яши. Әниләре август аенда гына бакыйлыкка күчкән.
-Наҗия белән бергә гомер итүебезгә 8 октябрьдә 65 ел була иде, мине калдырып китте шул, - дип күз яшьләрен сөртеп алды юбиляр.
Тик балалары аны ялгыз калдырмый, гомер бәйрәменә дә мул табын корганнар.
-Кыш көне авылда үзен генә калдырмыйбыз инде, үзебезнең янга алып китәбез, - диләр балалары. – Әти белән әни безне хезмәт белән тәрбияләде, рәхмәт, тормышта үз урыныбызны таптык, тыныч, мәхәббәтле гаиләдә үстек. Әтинең безгә тавыш күтәргәнен хәтерләмибез, аны бер карашыннан аңлый идек.
Юбилей табыны артында байтак балачак хәтирәләре яңарды. Әтиләренә бары рәхмәт сүзләре генә яңгырады. Бүген бабайның тугыз оныгы, унөч оныкчыгы бар, ул алар янында ялгыз түгел.
Исмәгыйль Нургата улын юбилей белән котларга район җитәкчелеге дә килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова район башлыгы Рамил Айбатовның котлауларын ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев