Якты Тау авылыннан Рәхимҗан Сәлимҗан улы скрипка да ясаган
Якты Тау авылыннан Рәхимҗан Курамшин үз гомерендә агачтан ниләр генә майтармаган. Бала вакытта ул хәтта скрипка да ясаган.
Бүген авылның иң өлкән кешесе Рәхимҗан Сәлимҗан улы бу вакыйганы 90 яшьлек юбилеена җыелган кунакларга да сөйләде.
- Күршедәге бер абыйның скрипкасы бар иде, шундый уйнап карыйсы килә, тик бирми. Теләк шундый көчле булгандыр инде, мин бу уен коралын үзем ясарга булдым һәм килеп чыкты да, – дип искә алды ул. – Көй дә чыгаргаладым, тик әти: эш эшлә, шыгырдап утырма, - дип ачуланды. Чормада озак ятты әле ул скрипка.
Җыр-моңга тартылган Рәхимҗан үзе эшли башлагач тальян гармун сатып ала, соңрак - хромка, тагын башка төрлеләре дә була. Гармун уйнап җырларга ярата ул.
18 яшьлек Рәхимҗан Бөгелмә шәһәрендә төзелештә эшли, аннан соң бәхет эзләп Ташкентка китә. Анда дүрт ел бетон заводында эшләгәч, Коми якларына юл ала. Әле Березники шәһәрендә төзелештә хезмәт куя. Сөйгән ярын – Минзәлә районы кызы Рафинәне дә шунда очрата ул. Яшьләр гаилә корып, бу якларда яшиләр, шунда ике кызлары туа. Рәхимҗанның әтисе авырый башлагач, гаилә авылга кайта. Башта төп йортта яшиләр, соңрак үзләре өй өлгертеп, башка чыгалар. Бер-бер артлы тагын ике кызлары һәм ике уллары дөньяга килә.
Йорт хуҗасы авылга кайткач та төзелештә хезмәт куя, яшьтән үк агач эшенә хирыс егет күбрәк агач материалларына өстенлек бирә. Кызганыч, такта ярдырганда уң кулының бармакларын өздергән. Күп еллар авылда янгын сүндерүче вазифаларын башкара. Байтак авылдашларын ут бәласыннан коткарып кала.
- Бармаклары булмаса да, әти агач эшеннән туктамады. Бездә дә бу һөнәргә мәхәббт уятты. Мәктәптә укыганда аның белән ат чаналары ясый идек, – диде улы Рифкать. – Ул вакытта чанага сорау бар иде, колхозларның гөрләп эшләп торган чагы. Шуны сатып табыш ала идек. Чана ясау ансат түгел, барысы да кул көче белән башкарылды. Ул елларда безнең якларда бу эш белән шөгыльләнүчеләр дә күп иде.
Рәхимҗан абый төрле йорт җиһазлары, балаларына уенчыклар да ясаган.
- Әтинең диван, шкаф, комодын бүген дә кадерләп саклыйбыз. Ул кырып биргән уенчыклар белән уйнаган әле дә истә, – ди олы кызы Рәмзия.
Авылның аксакалы 1965 елда үзләре төзеп чыккан йортта ялгызы гомер итә. 59 ел гомер иткән карчыгы бакыйлыкка күчкәнгә дә җиде ел гомер узган. Ә бу өйдә 90 яшьлек ялгыз ир-ат яши дип әйтеп булмый, андагы тәртип, чисталыкка ис китәрлек. Йортында, капка төбендә дә бер артык әйбер юк.
- Әни мәрхүмкәем бик чиста кеше иде, әтине дә, безне дә шуңа өйрәтте, – диде Рәмзия апа. – Ял саен әти янына кайтып йөрибез, без ничек җыештырып китәбез, ул шул тәртипне саклый. Ашарына да үзе пешерә. Рәхмәт аңа.
Ул әтисенә рәхмәт хисләрен шигырь юлларына да салган, аны юбилее белән котлап шуны укыды.
Рәхимҗан бабайның икенче кызы Розалия гаиләсе белән туган авылына күченгән, төп йортларыннан ерак түгел җир алып, йөрт өлгерткәннәр. Кечкенә кызлары Дания дә, пенсиягә чыккач, гаиләсе белән авылга кайтырга җыена, алар да шул ук урамда йорт күтәреп куйганнар. Димәк, Рәхимҗан бабай ялгыз түгел, үзенең туганнары да күршедә генә гомер итә.
Балаларының әтиләренә хөрмәте күренеп тора, алар юбилейга зур табын корганнар. Бабаларының 90 яшенә 11 онык һәм 14 оныкчык та җыелды.
Рәхимҗан Курамшинны котларга район җитәкчелеге дә килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова район башлыгы Рамил Айбатовның котлауларын ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды. Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөктәсимов та авылның аксакалын юбилее белән тәбрикләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев