Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Фронтовик якташыбыз Әхмәт бабай вафат

Якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәт Сөләйманов вафат булды. Быел, ноябрь аенда, аңа 100 яшь тулыр иде.

Әхмәт Рамазан улы хакында әле узган атна газетасында гына язып чыккан идек. Нәкъ газета килгән көнне аны Туймәткә алып кайтып җирләделәр.

Фронтовик берничә ел Яр Чаллы шәһәрендә, балалары янында яшәде.

- Улы Шәүкәт әйтүенчә, ул соңгы көнгә кадәр аягында йөреп торган. Үләр көнне дә иртән торып ашаган, эчкән. Төштән соң гомере өзелгән, - диде мәрхүмнең Чирмешәндә яшәүче туганы Наилә Җиһаншина.

Туймәттә туган Әхмәт Сөләйманов озак еллар  Түбән Кармалка авылында гомер итте. Ул Бөек Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Ленинград оборонасы өчен” , Жуков медальләре белән бүләкләнгән.

Якташыбыз Җиңү бәйрәмен 1945 елның маенда Чехословакиядә, госпитальдә каршылый. Сугыштан соң Нурлат заготзерносында склад мөдире, Түбән Кармалкада  авыл Советы рәисе һәм 26 ел Түбән Кармалка мәдәният йорты директоры булып эшли.

Ветеран, мәрхүмә хатыны Фәния апа белән,  ике ул, ике кыз тәрбияләп үстергән. 

Сөләймановлар гаиләсе архивы фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев