Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Фәрхинур әби – Чирмешәндә иң озын гомерлеләрнең берсе

Туймәттә яшәүче Фәрхинур Гайнанова бу көннәрдә котлаулар кабул итә. Якташыбызга 100 яшь тулды. Дөрес, документ буенча ул май аенда туган булып санала. Әмма балалары (алар җидәү) ел саен диярлек Халыкара хатын-кызлар бәйрәмендә төп йортка җыелып, кадерле әниләрен котлыйлар, бүләкләр белән сөендерәләр. Быел да шулай иттеләр, юбилей мәҗлесендә Казаннан, Бөгелмәдән, Урманасты...

Туймәттә яшәүче Фәрхинур Гайнанова бу көннәрдә котлаулар кабул итә. Якташыбызга 100 яшь тулды. Дөрес, документ буенча ул май аенда туган булып санала. Әмма балалары (алар җидәү) ел саен диярлек Халыкара хатын-кызлар бәйрәмендә төп йортка җыелып, кадерле әниләрен котлыйлар, бүләкләр белән сөендерәләр.

Быел да шулай иттеләр, юбилей мәҗлесендә Казаннан, Бөгелмәдән, Урманасты Үтәмештән уллары-кызлары, кияү-киленнәре кайтты, Кирлегәчтән, Әмирдән дә кардәшләре килде.
Фәрхинур әби тумышы белән Түбән Чегодайдан. Яшьли әтисез, ятим калып күп нужалар күрә. Аннан әнисенең туган авылы Әмиргә кайтып, соңрак Туймәткә киләләр. Ул шунда тормышка чыга. Ире Вәлирахман авылда оста такта яручы иде, инде күптән мәрхүм. Бүгенге мәҗлестә юбилярның башка күп туганнары, тирә - күршеләре рухына дога кылдылар, үткәннәрне сагынып искә төшерделәр.
-Әни исән булу - зур бәхет, аның әле тагын бик озак яшәвен телибез, - ди Фәрхинур Мостафа кызының Казанда яшәүче улы Бари.
Әниләренең гомер бәйрәменә кече улы Әмил, килене Җәмилә ныклап әзерләнгәннәр, өстәлләргә тәмле ризыклар куйдылар, һәр кунакның күңелен күрделәр. Юбилей гел булмый бит, бигрәк тә мондые.
Исән генә торсын, озакламый бу йортта тагын бер гөр килеп алырлар, Фәрхинур әбине документ буенча йөз яше уңаеннан да котларлар. Исәнлеге бик мактанырлык булмаса да, якташыбыз күрә, ишетә, кайберәүләрне бер карауда таный да.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туймәт авылы.