Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Эштә дә, хезмәттә дә мактаулы

Яңа Элмәле егете Павел Николаев бер ел армиядә хезмәт итеп, күптән түгел генә исән - сау туган авылына кайтты. Павел хезмәт иткән хәрби часть командиры С.Кондряков аның әнисенә, Галина Семеновнага Рәхмәт хаты да югалган. "Улыгыз Павел Леонидович хезмәт чорында үзен бары уңай яктан гына күрсәтте, - диелгән әлеге хатта. -...

Яңа Элмәле егете Павел Николаев бер ел армиядә хезмәт итеп, күптән түгел генә исән - сау туган авылына кайтты.


Павел хезмәт иткән хәрби часть командиры С.Кондряков аның әнисенә, Галина Семеновнага Рәхмәт хаты да югалган.

"Улыгыз Павел Леонидович хезмәт чорында үзен бары уңай яктан гына күрсәтте, - диелгән әлеге хатта.

- Хезмәттәшләре өчен үрнәк булды. Сез лаеклы Ватан сакчысы тәрбияләгәнсез!" Якташыбыз яхшы хезмәте өчен кул сәгате белән дә бүләкләнгән.

Павел армиягә кадәр Казан Аграр университетын тәмамлап, "Уңдырышлылык" җәмгыятенә инженер булып билгеләнә. Урак вакытында егет үзе комбайнга утырып уңыш җыюда да катнаша. Җәмгыять җитәкчеләре дә аны мактап телгә алалар.

Тиздән Павел "Уңдырышлылык"ка эшкә килергә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән хәрби хезмәт