Девичья Полянадан Андреевлар чаңгы таякларын скандинавныкына алыштырган
Авылда туып-үскән кызлар һәм малайларның байтагы гомерләренең күп елларын шәһәрдә уздырсалар да, кайберләре пенсиягә чыккач, туган авылларына кайтып төпләнә. Девичья Поляна авылында мондый гаиләләр аз түгел.
“Авылга безнең кебек кайтучылар шактый”
Сыйныфташлар - Наталья һәм Валерий Андреевлар гаилә коргач, бәхет эзләп чит җирләргә китәләр һәм 40 ел Бөгелмә шәһәрендә яшәгәннән соң, туган авылларына кайтып йорт төзиләр. Инде менә 2017 елдан бирле алар биредә яши.
-Тамырлар тарта, диләр бит, бу сүзләр дөрестер, пенсиягә чыккач, авыл кешеләренә әйләндек, - диде Валерий Васильевич. – Безнең кебек туган якка кайтып төпләнүче авылдашлар байтак. Аралашып, дус яшибез.
Көннәре сәгатьләп бүленгән
Андреевларның көннәре дә, кичләре дә сәгатьләп бүленгән. Көннәре йорт мәшәкәтьләре белән үтсә, кичен авыл клубында узучы чараларда катнашалар, ансамбльдә җырлыйлар.
-Кичен күршеләр белән йөреп кайтырга да вакыт табабыз, ә кышын скандинав таякларын, чаңгыныкына алмаштырабыз, һәр көнне 12шәр километр ара узабыз, - диде Наталья Михайловна.
Ике елда – ике катлы йорт
Андреевларда авылга кайту теләге 2015 елда уяна, алар җир участогы алып, шунда эш башлыйлар. Ике ел авыл белән шәһәр арасын еш таптыйлар алар. Шул вакыт эчендә ике катлы йортны яшәрлек итәләр һәм Девичья Полянага күченәләр.
-Әле бүген дә эшлисе, ясыйсы җирләре бар, барысын да әкрен генә үзебез башкарабыз, йортның проектын да үзебезгә җайлы итеп ясадык, - ди хуҗалар.
Хуҗалыкта эш гел бар
Андреевлар без барганда да эш белән мәшгуль иделәр. Алтын куллы Валерий Васильевич оныклары кайткан җиргә таган өлгертергә җыена. Ул аны тимердән эретеп ябыштыра, төрле бизәкләр белән матурлый. Ә хуҗабикә бакча эшләрендә. Яшелчәләр өчен ике теплица куйганнар.
-Без, гадәттә, май башында беренче кыярларны өзә идек, быел соңгарак калдык, суыклар комачаулады, - диде хуҗабикә. – Кыяр үсентеләрен өйдә үстереп чыгарам, аларны март аенда ук чәчкән идем, хәзер тепицада тамыр җибәрделәр, инде чәчәккә бөреләнеп киләләр. Помидорлар да биредә ныгыды. Суыкларда төнгелеккә электр миче дә кабызып алдык.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев