Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чумачка авылыннан Рәсимә Беляева 51 ел бер урында эшли

Гомерен халык сәламәтлеге сагына багышлаган Рәсимә апа Беляеваның хезмәт кенәгәсендә бары бер генә язу: 1973 елда Чумачка авылы фельдшер-акушерлык пунктына эшкә билгеләнгән.

Чумачка авылы кызының гомере туган авылында уза. Бөгелмә медицина училищесын тәмамлаган якташыбыз инде 51 ел авылдашларының сәламәтлеген кайгырта. Инде күптән пенсия яшендә булса да, ул яраткан хезмәтеннән китмәгән. Кызганыч, авылда аңа алмашка килергә кеше дә юк, медицина училищесында һөнәр үзләштергән кызлар булса да, авылга эшкә кайтучы юк.

-Бер оныгым минем һөнәрне сайлады, урыныма кеше була дип, шатланган идем, тик шәһәр егете белән гаилә корып, калада яшиләр, - диде Рәсимә Юныс кызы. – Авылда халык саны кимүе, яшьләрнең  читкә китүе безнең авыл проблемасы гына түгел. 2011 нче елдан бирле авылда бала тумау – Чумачканың картаюын раслаучы тагын бер факт. Сирәк кенә булса да туйлар була, тик яшьләр авылда төпләнми.

Рәсимә апа эшкә килгән 1973 елда Чумачкада 350ләп кеше яшәгән, шуларның 100дән күбрәге балалар булган. Ә бүген авылдагы 60лап йортның унысы буш, 100дән күбрәк кеше теркәлгән булса да, яшәүчеләре 60 кына, араларында кайтып-китеп йөрүчеләр, халык телендәге “дачниклар” да бар.

Календарьда ял, бәйрәм көннәре булса да, авыл фельдшерына алар эләкмәскә мөмкин. Кайчан гына чакырсалар да ул авылдашларына ярдәмгә ашыга.

-Отпускада вакытта да ярдәм күрсәтергә, кемгәдер укол ясарга туры килә, - диде язмышын һөнәре белән бәйләгән якташыбыз. – Өй шартларында бала таптырырга да туры килде. 1993 елның 28 декабрендәге шундый очрак хәтердә калган. Бер авылдашыбызны чак илтеп җиткердек районга. “Ашыгыч ярдәм” ролендә – колхоз машиналары.

-Рәсимә апа, хәзер халыкта нинди чирләр ешрак очрый? – дип сорадым.

-Төп халык өлкәннәр, күбесе кан басымы күтәрелү белән интегә, урын өстендә ятучылар да бар, аларга еш барырга туры килә, - диде ул.

-Тәҗрибәле кеше буларак, грипп, тын юллары авыруларын кисәтү өчен ни эшләргә киңәш итәр идегез?

-Вирус көчәйгән вакытта сарымсак ашарга, лимонлы, имбирьлы, канәферле су эчәргә, саф һавада күбрәк булырга һәм бүлмәләрне җилләтергә кирәк, - диде “авыл табибы”.

Чумачка авылының фельдшер-акушерлык пункты гына аяныч хәлдә. Авыруларны 1962 нче елда төзелгән, элек мәктәп буларак хезмәт иткән агач бинада кабул итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев