Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чумачка авылыннан Фатыйма Беляева 73 яшенә кадәр умарталыкта эшләгән

Чумачка авылының иң өлкән кешесе Фатыйма Беляевага 93 яшь.

Бөек Ватан сугышы башланганда 10 яшендә генә булган кызга тормыш йөген җигелеп тартырга туры килә. Әтиләре сугышта хәбәрсез югала, әниләре дә 6 баласын калдырып,  тормыштан иртә китә. Иң кечкенә энеләрен тәрбияләп үстерү Фатыйма әби җилкәсенә төшә.

94 яшен тутыручы әби бүген кызы Венера тәрбиясендә. Ул төп йортларын ремонтлап, әнисе өчен аерым бүлмә ясаган. Авыр хезмәт эзсез узмаган, Фатыйма әби авырый, өй эчендә генә хәрәкәтләнә. Шулай да картлыгы бәхетле, кадер-хөрмәттә яши якташыбыз.

-Әтинең үлгәненә 18 ел, шуннан бирле әнине ялгыз калдырмадым, үз яныма Чирмешәнгә алып киттем. Анда яшәгәндә дә төп нигезне ташламадык, ялларда, бәйрәмнәрдә монда булдык, - диде Венера Рәис кызы. – Соңгы елларда Чумачкада яшибез. Йортка ремонт ясасак та, әти куллары белән эшләнгән ягын үзгәртмәскә тырыштык.

Фатыйма әбигә шахтада да эшләргә туры килә. Соңрак колхозда хезмәт куя, озак еллар урманчы вазифаларын башкара. Пенсиягә чыккач та эштән туктамый ул - 73 яшенә кадәр нефтьчеләр умарталыгында эшли. Үзләре дә гомер буе күпләп умарта тотканнар. Соңрак бу шөгыльне кызы Венера дәвам иткән, әле соңгы елларда гына аны ташлаган.

-Бала вакытта әнигә без дә булыштык, өчәр гектар чөгендер эшкәрткән истә, хуҗалыкта малларны да күп тоттылар, - диде ветеранның кызы. – Әти районда аучылык хуҗалыгын җитәкләде, шунлыктан кунаклар да еш килә иде безгә. Әни бик уңган, барына да өлгерде. Гел хәрәкәттә булганга озын гомерледер әниебез. Иске Үтәмештә аның апасы яши, аңа 96 яшь тула.

Якташларыбыз гомерләре буе умартачылык белән шөгыльләнсәләр дә балга исләре китми икән.

Беляевларның йортларын озак эзләргә туры килмәде, капкалары ук Рәис Беляев йорты икәнен кычкырып тора: анда тимердән “Р” һәм “Б” хәрефләре беркетелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев