Чирмешәннең яшь гитарачысы илнең иң талантлы балалары исемлегенә керде
Район балалар сәнгать мәктәбе укучысы-гитарачы Рамазан Лотфуллин “Безнең ишегалды геройлары!” проектына эләгеп, илнең иң талантлы 100 баласы исемлегенә керде.
2017 елда Новосибирскида башланып киткән бу проект күптән инде бөтенроссия хәрәкәтенә әйләнде. Аның максаты - иң яхшыларны бүләкләү генә түгел, ә башкаларга үрнәк итү, спорт, фән һәм сәнгать һәркемгә дә ачык икәнен күрсәтү, буыннар арасын ныгыту.
Рамазан өчен әлеге вакыйганың иң мөһим өлеше – “Геройлар поезды”. Новосибирск, Тюмень, Екатеринбург, Уфа, Казан, Түбән Новгород шәһәрләре аша узган сәяхәт Мәскәүдә тәмамланган. Анда ул Россия матурлыгын гына күреп кенә калмыйча, дуслар да тапкан.
Валентина Кузнецова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев