Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсенең өлкән инспекторы бер яшүсмер кызга дөрес юл күрсәткән

Полиция кече лейтенанты Диләрә Игнатьева “ТР Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2022” конкурсында “Тормышка юллама” (“Путевка в жизнь”) номинациясендә беренче урын алган.

Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлегенең участок полиция уполномоченные һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсенең өлкән инспекторы. Аңа җиңүче Дипломын һәм бүләк сертификатны ТР Эчке эшләр министрлыгының полиция начальнигы урынбасары Александр Мищихин тапшырган.

- Бәйгенең Әлмәттә узган зона этабында 12 хезмәттәшем арасында беренче урынны яулагач, портфолиомны республика этабына алдылар, - диде Диләрә Илдар кызы. – Аннан соң Казан шәһәрендә жюри алдында имтихан тоттык. Эшебезне алар тәкъдим иткән төрле очраклар, хәлләр аша дәлилләп аңлаттык, сорауларга җавап бирдек.

Диләрә район полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсендә исәптә торучы бер Чирмешән кызын патронажлыкка ала. Ул аның ялын оештыра, әйләнә-тирәгә яраклашырга, төрле яшьтәге кешеләр белән аралашырга ярдәм итә. Баланың әнисен эшкә урнаштыралар, ә яшүсмерне “Кояшлы” ял лагеренә ял итәргә җибәрәләр.

- Опекага алган кыз белән дәресләргә дә йөрдем, өйләрендә дә еш булдым, бергәләп дәресләр дә карадык. Психолог белән очрашуларның да файдасы булды, - диде Диләрә Игнатьева. – Бәйгегә шушы башкарылган эшләрне раслап документлар, фотолар җибәрдем. Бу кыз әле дә бездә исәптә тора, аның белән тәрбия эшләрен дәвам итәбез. Ел дәвамында башкарылган эшемнең нәтиҗәләре шатландырырлык.

Әлеге чирмешәнленең укуга теләге туган, хәзер аның көндәлегендә “4”ле билгеләре дә бар,  үзенә дуслар да тапкан, матур киенеп йөри, уку әсбаплары да тәртиптә, спортка кызыксыну уянган, призлы урыннар яуламаса да, спорт ярышларында катнаша, әнисе белән мөнәсәбәтләре яхшырган.

Сүз уңаеннан, район полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсендә хокук бозган 16 яшүсмер исәптә тора, шуларның 11се мәктәп укучылары, калганнары төрле техникумнар студентлары. Әлеге яшүсмерләр айга бер тапкыр полиция бүлегенә килеп теркәләләр, бүлекчә инспекторы алар белән гел элемтәдә тора, яшәү урыны һәм уку урыннары буена да еш бара.

Диләрә Игнатьева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев