Чирмешәннән Суворовлар сөт, каймак акчасына яшелчәләр сатып алалар
Чирмешән авылында яшәүче Суворовлар тугыз ел элек терлекчелек белән шөгыльләнә башлаганнар.
2015 елда дәүләт ярдәме белән өч тана алалар, шуннан маллар үрчеп китә инде.
-Дөрес, бу эшкә тотынганчы, энем Владимир белән киңәшләштем, ул моны күтәреп алды һәм үзе дә шәһәрдән кире кайтты. Шулай итеп сөтчелеккә керешеп киттек, - диде Ирина Александровна. - Шул таналарның берсе - “Чернушка” нәсел башлыгы (родоначальница) булып йөри. Соңрак сыерларның санын сигезгә җиткердек.
2019 елда Суворовлар сыерларның санын сигез башка җиткерү максаты белән кече ферма төзиләр. Быел маллары казалаган, бүген хуҗалыкларында сөтлебикәләр саны өчкә генә калган. Кышка алар бозауларга тиеш. Дәүләт ярдәме белән төзелгән сарай барлык санитар нормаларга туры китереп ясалган. Биредә бозауларга аерым урын бүленгән, сыерлар апарат белән савуга көйләнгән.
-Энем яз көне махсус хәрби операция зонасына китте, шунлыктан хуҗалыктагы эшләрнең күпчелеге минем “җилкәгә төште”. Быел кыштан бераз шикләнеп торам әле. Шулай да сыерларны күбәйтү теләге юк түгел. Яңа туган бозауларын сыер итү нияте бар, - диде хуҗабикә. – Җитештергән продукцияне сатып, гаилә бюджетына өстәмә керем алабаз бит. Җәен дәүләткә аена 15-20 мең сумлык сөт тапшырабыз.
Суворовлар сөтне эшкәртеп тә саталар: каймак, май, эремчек, катык ясыйлар, үз клиентлары бар. Володя өйдә вакытта итне дә эшкәртеп урнаштырганнар. Колбаса ыслау өчен җайланмалары көйләнгән.
Сөт тапшыру - әниләре Елена Петровна эше, сөт аертуга, май ясауга ул оста. Кыскасы, зур хуҗалыкта эш һәркемгә җитә. Әнә кыска вакытлы ялга кайткан Владимир да тик тормаган, колбаса, балык, сало ыслаган, аларны хезмәттәшләренә күчтәнәчкә алып киткән. Иринаның студент улы Максим да ялларда авылга кайтып булышып китә.
Иртә яздан көзгә кадәр маллар - көтүдә. Көтүне еракка куасы түгел, терлекләрне капкадан гына чыгарып җибәрәләр, көтүче аларны үзе алып китә, ә кич белән кайтара. Дөрес, өч баш мал өчен бер айга 4500 сум түлисе.
Хуҗалыкта дуңгызлар да бар, тавыклар - берничә дистә. Бу кошларны үз инкубаторларында чыгарып үрчетәләр. Чебиләр өчен җылы урын ясаганнар. Үткән ел бройлерлар да үстереп сатканнар.
-Малларга кышкылык азык әзерләдек: 45 төргәк печән, 10 төргәк салам, ике тонна фураж сатып алдык. Бөртек әле тагын кирәк булыр, - диде Ирина Суворова. – Кабак һәм вак бәрәңгене дә маллар ярата, әлеге яшелчәләрне дә сатып алдык.
Сүз уңаеннан: Суворовлар бар көчләрен терлекчелеккә генә бирәләр, алар бакчаларында яшелчәләр үстермиләр, бәрәңге, кишер, кыяр, помидор һәм башкаларны сатып алуны кулай күрәләр. Шулай ук аларның консервланганнарын да.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев