Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәннән Самира Бабаева пешергән синнабонны әти-әнисе дә бик ярата

Чирмешән аграр техникумында “Пешекче-кондитер” белгечлеге үзләштерүче Самира Бабаева 12 яшендә үк коймак пешереп карый.

-Беренче тапкыр гына пешерүем булса да, ул тәмле килеп чыкты, - дип искә ала Самира Сараф кызы. – Бала вакытта ук минем әти белән әнигә аш-су әзерләшергә булышасым килә иде. Файдадан күбрәк, комачауласам да, миңа моңа рөхсәт бирә иделәр. Алар өйдә булмаганда, интернеттан рецепт алып, коймак пешердем. Беренче ризыгымны тәмләп карагач, бик куандылар. Шуннан соң аш-су остасы һөнәренә кызыксынуым тагын да артты.

Самираның әбисе, апалары пешекче булса да, әтисе үзе дә пешерергә яратса да, алар кызларын башка һөнәр иясе итеп күрергә телиләр. Ә инде аның пешерүгә осталыгын, теләген күргәч, карары белән килешәләр. Район үзәгендә үк бу һөнәрне үзләштерү мөмкинлеге барлыгын белгән кыз документларын техникумга илтеп тапшыра. Быел инде ул - икенче курста.

Техникумда пешекче һөнәрен 15 студент үзләштерә, араларында дүрт егет тә бар. Әлегә алар күбрәк теория укыйлар, практик дәресләре җиһазландырылган цехта үтә.

-Практика вакытында беренче һәм икенче ашлар пешердек, салатлар ясадык. Эшләгән саен тәҗрибә арта, - ди студент. – Пешерергә өйрәнү өчен өйдә дә мөмкинлек бар. Гаиләдә мин пешергән ашларны яратып ашыйлар, щи тәмле килеп чыга. Ә камыр ризыкларыннан синнабон пешерергә яратам.

Самира ризык рецептларын интернеттан карый, әнисенең киңәшләрен дә тота.

-Беренче тапкырда ук син теләгәнчә килеп тә чыкмаска мөмкин. Шуның өчен сабыр булырга кирәк, - ди Самира. – Гел яңалыкка омтылам, өйрәнәм. Киләчәгемне бары шул һөнәрдә генә күрәм, хыялларым зурдан. Ә һөнәр сайлаганда кемдер сиңа көчләп такканны түгел, үзеңә ошаганны сайларга кирәк дип уйлыйм.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев