Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннән Оксана Сидорованың тәмле ашларын Самарада да беләләр

Чирмешәннең үзәк ашханәсендә инде 30 нчы ел эшләүче Оксана Сидорованың хезмәт кенәгәсендә бары бер генә язу. Ул хезмәт юлын 1994 елның ноябрендә официант буларак башлап җибәрә.

Универсаль белгеч

Урта мәктәпне тәмамлаган Оксана кая барырга, нинди һөнәр сайларга дип озак уйлап тормый, Лениногорск шәһәренең һөнәр училищесына документларын тапшыра. Аннан пешекче-кондитер белгечлеге алып чыга.

-Әлеге һөнәрне сайлавыма әни сәбәпче булгандыр, ул да ун еллап шушы ашханәдә эшләде,  -ди Оксана Геннадиевна. – Бала вакытта аның янына килә идек. Пешекче апаларның тәмле-тәмле ризыклар пешергәнен кызыгып күзәткәнем хәтердә.

30 ел дәвамында биш җитәкче белән эшләргә туры килә якташыбызга. Ул вакытта коллектив та зур була. Тыңлаучан, кызның тырышлыгын күрәләр, аңа пешекче хезмәте ышанып тапшырыла. Оксана барысыны да тиз өйрәнә, кирәк булганда касса артына баса, официант хезмәтен дә ташламый.

-Аның белән 15 еллап бергә эшлибез, Оксана - безнең алыштыргысыз кадр, бер эштән дә курыкмый, яңалыкка омтыла, Казан шәһәрендә квалификация күтәрү курсларында да булып кайтты, - ди ашханә директоры Альвида Гайнетдинова. – Безгә ашханәдә генә түгел, төрле бәйрәмнәр вакытында да эшләргә туры килә, Оксана бер вакытта да югалып калмый, клиентлар белән уртак тел таба белә, коллективта да абруйлы кеше.

Ашыгыз өйдәге кебек тәмле

Оксана Геннадиевна  2019 елда  Татпотребсоюз идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, 2021 елда “Кулланучылар кооперациясенең атказанган хезмәткәре” күкрәк билгесенә лаек була.

-Хезмәтемне шулай бәяләгәнгә, рәхмәт. Пешекче хезмәте авыр, шул ук вакытта кызыклы да. Көне буена күпме кеше белән очрашырга, аралашырга туры килә. Күп еллардан килгән үз клиентларыбыз да бар. Самарадан бер абый: ”Ашларыгыз өйдәге кебек тәмле, Чирмешәнгә килгәч, сезнең солянканы ашамыйча киткән юк,” дип “канат өсти”, - дип сөйләде аш-су остасы.

Телләр белү дә кирәк

Билгеле, җылы сүзләр ишеткәч, эшкә дәрт арта, авырлыклар онытыла.

– Һәр клиентка үзенчә якын килергә кирәк. Ашханәгә төрле милләт кешеләре керә. Мәктәптә татар теле укымасам да, аны өйрәнергә туры килде. Һәр кешегә үз телендә эндәшсәң, ачылып китәләр, хезмәттәшләремнең дә күбесе татарлар, - ди быел 50 яшен тутыручы Оксана Сидорова.

Башка профессия кешеләре кебек, пешекчеләргә дә замана белән бергә атларга кирәк. Яңа төрле ризыклар пешерергә, салатлар ясарга өйрәнү өчен интернетка еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Төрле семинарларда да еш катнаша Оксана Геннадиевна.

-Нинди генә яңа төрле ашлар булса да, миңа щи пешерү ошый, ул минем яраткан ашым, - ди тәҗрибәле пешекче.

-Шулай да, бу гомер эчендә эштән китү теләге булмадымы? дип соравыма.

-Андый уйлар кергәләгәне бар, тик бу ниятемнән  бик тиз кире кайтам. Эшемне яратам, коллективыбыз да бик яхшы, - диде ул.

Кадрия Гамирова фотлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев