Чирмешәндә яшәүче Елизавета Самойлова курчаклар бәйли
Чирмешән килене Елизавета Самойлованың эшләрен туган як тарихы музее оештырган “Чирмешән районы осталары” исемле күргәзмәдә күреп сокландым һәм якташыбыз белән якыннан танышырга булдым.
Елизавета кул эшенә, чын-чынлап, ун еллар элек, беренче баласына декрет ялына чыккач тотына. Ул бәләкәй вакыттан ук ыргак белән бәйләргә яраткан, бу шөгыль әнисеннән күчкән. Мәктәптә укыганда бизәкләп салфеткалар үрсә, хәзер инде аның коллекциясендә ниләр генә юк: курчаклар, төрледән-төрле уенчыклар, мунчалалар.
Якташыбыз белгәннәрен башкаларга да өйрәтә, ул мастер-класс уздырырга да әзер. Өч бала әнисе бераз гына буш вакыты булса да кулына ыргак алырга тырыша.
- Балалар йоклагач, төнлә эшләп утырам, бер башлаган әйбернең нәтиҗәсен тизрәк күрәсе, үреп бетерәсе килә. Кайберләрен Интернеттан күреп алам, үземнең башта туган идеяләрне дә чынга ашырам, – ди оста. – Бу шөгыль тынычландыра, балалар да уенчыкларны бик ярата, төрле формада үрелгән бияләй-мунчалалар белән уйный-уйный юыналар. Ирем, баштарак, күзеңне бетереп утырма, дип ачулана да иде. Хәзер алай әйтми инде.
Оста эшләрен бүләк итеп тә бирә, сирәк кенә заказлар да килә, берничә курчагына шулай хуҗа табылган. Ул ВК челтәрендә төркем булдырган, эшләрен шунда да урнаштыра. Аның эшләнмәләре белән кызыксынучылар байтак.
Якташыбыз белән якыннанрак танышкач, аның тагын бер сәләтен күреп алдым, ул алмаз мозаикасы (алмазная мозаика) белән дә шөгыльләнә. Елизавета махсус тукымага старазалар ябыштырып картина ясый.
Әниләре кебек, кызлары Катя белән Саша да кул эшләре белән мавыга башлаган. Алар стразадан үз картиналарын җыя. Ун яшьлек Катя да ыргак белән бәйләргә өйрәнә. Аеруча, бисер белән эшләргә ярата. Ул үз куллары белән җыелган браслетларын сатып, бераз керем дә алган. Быел 1 сыйныфка җыенучы Саша прическалар ясарга ярата, чәчтараш булырга хыяллана. Аңа өйрәнү өчен манекен да алып куйганнар.
- Кызлар вакытларын компьютер каршында, телефонда үткәрмиләр, планшетны кабызып музыка куялар да, үзеләре яраткан эш белән мавыгалар, - ди кызларның әниләре.
Катя белән Саша фигуралы шуу белән дә шөгыльләнәләр. Инде аларның уңышлары да бар, беренче медальләрен миңа да күрсәттеләр.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев