Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәннән Александр Самойлов башкалар тәмле йоклаганда юллар такырайта

Чирмешәннән Александр Самойлов кайвакыт тәүлек буе диярлек руль артыннан төшми. Район үзәге юлларын кардан чистартучы грейдерчының эше, үзе әйтмешли, һава торышы белән бәйле.

Александр Иванович бүген дә иртәнге биштән – аякта. Гыйнвар башында яуган карлардан соң юлларны кабат киңәйтәсе, такырайтасы. Иптәше белән иртән үк Кече Чегодай авылы урамнарын уздылар.

-Төрлечә була, кайбер вакытта төнге икедә дә, өчтә дә эштә без. Кар яуса – ял юк инде ул, - ди механизатор.

67 яшьлек Александр Самойлов хәзер эшли торган грейдерын “үз ходы” белән 2 ел элек Казаннан үзе куып кайткан. “Сыналган техника”, дип мактап алды ул аны.

Чирмешән коммуналчылары район үзәге, Түбән Чегодай һәм Кече Чегодай урамнары юлларын кардан чистартып тора. Ике грейдерлары, биш МТЗлары, ике КамАЗлары, ике төягечләре – погрузчиклары бар.

-Безне оршучылар да очрый, әмма рәхмәт әйтүчеләр күбрәк. Кайберәүләр  чистарткан турыга карны салып китәсез, дип зарлана. Икенчеләр үзләре үк без чистартып үткән юлга йортыннан кар төрттереп чыгара. Ә болай, мин эшемне яратам, кар басып киткән юлны көрәп узгач, үземә дә “приятно”, кешеләр, машиналар да такыр юлдан йөри.

Марат Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев