Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләрнең хезмәтләрен югары бәяләделәр

Район җитәкчелегенең атналык киңәшмәләре бүләкләүләрдән башланды.

Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Бәркәтә авыл җирлеге башкарма комитетының әйдәүче белгече Гүзәл Минәхмәт кызы Гыймранова, Түбән Кармалка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Александровна Зайцева, Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Илдар Мөдәрис улы Җамалетдинов, Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Михайловна Коченкова, Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Александр Федорович Митякин, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зилә Талип кызы Хәсәншиналарга район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырдылар.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы шәхси өлешләре өчен, Түбән Кәминкә авыл җирлеге башкарма комитетының әйдәүче белгече Гөлүзә Шәһит кызы Моратова, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Инна Владимировна Тайдаковалар район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар.

Гражданнарны беренчел хәрби исәпкә алуны намуслы һәм сыйфатлы гамәлгә ашырганнары өчен, Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Иванович Митяев һәм Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Константинович Митякиннар район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Хезмәт бурычларын үрнәк итеп үтәгән һәм хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен, район башкарма комитетының балигъ булмаганнар һәм административ практика бүлеге әйдәүче белгече Альбина Хәммәтшәриф кызы Кашина, район эшкуарлыгын үстерүгә, муниципальара элемтәләр булдыруга һәм аларны саклауга керткән өлеше өчен, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рәмис Әнвәр улы Гаязовлар (Әлки районы) шундый ук бүләккә лаек булдылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларына ия булучылар да бар. Район инвалидларының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга керткән шәхси өлеше, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына битараф булмаганы, уңай мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итүе өчен, район инвалидлар оешмасы волонтеры Айзирәк Мәсхүт кызы Габдрахманова, намуслы хезмәте, опека һәм попечительлек бүлеге эшенә лаеклы өлеше өчен, бүлекнең баш белгече Елена Александровна Кандровалар да җитәкчелек кулыннан бүләк алды.

Эльвина Җәббарова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев