Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләрнең көннәре ничек уза: җиләкләр, отпускалар һәм очрашулар

Җәй отпуска һәм ял сезоны, йорт мәшәкатльләре дә күп вакыт. Газета укучыларыбызның көннәре ничек уза? Шул хакта сорашырга булдык.

Роза Закирова (Иске Кади): - Яңгырсыз вакытны “тотып” калырга тырышабыз, әни белән җиләккә йөрибез. Җиләк күп, өлгергән, саф һава сулап кайтуы рәхәт. Бакчада кура җиләге дә кызарды. Тәүлеклек 50 бройлер алган идем, үсеп киләләр, аларны да гел күзәтеп торасы. 86 яшьлек әнием дә булыша. Пицца, роллылар әзерләп, Сабан туйларына чактым, кунакларны үзенчәлекле ризыклар белән сыйладым.

Антонина Зенина (Түбән Кармалка): - Отпускада, Санкт-Петербургка барып, оныгымны җәйге каникулга алып кайттым. Бу шәһәргә беренче тапкыр гына баруым, форсаттан файдаланып, тарихи урыннарга экскурсиягә йөрдем, бик ошады, матур. Мин анда вакытта һава торышы да бик матур булды. Гөмбә, җиләк җыярга яратам, тик әлегә урманга барган юк, кояшлы көннәрне көтәбез.

Алина Дмитриева (Чирмешән): - Көннәр эштә уза, ә ялларда өй мәшәкатьләренә чумам. Район үзәгендә Яшьләр көненә бик матур чара оештырдылар, концерт карап ял иттек, бәйрәм иттек.

Роза Гыйниятуллина (Туймәт): - Отпуска башланды, бакчада яшелчәләр, җиләк-җимеш өлгерә. Әле менә үткән атнада классташлар белән очраштык, 10 сыйныфны тәмамлаганга 40 ел гомер узган. Кызганыч, 28 сыйныфташның өчесе инде якты дөньяда юк, аларны искә алдык. Хатирәләрне яңартып утыра-утыра төн җиткәне дә сизелми калды. Әрәмәгә менеп, яшьлек сукмаклары буенча уздык. Бер очрашу - үзе бер гомер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев