Чирмешәнлеләр Яңа Чишмә районында авыл халкының эшләрен күреп кайтты
Халыкның эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча Яңа Чишмәдә узган зона семинар-киңәшмәсендә безнең район вәкилләре дә катнашты.
Район башлыгы Рамил Айбатов җитәкчелендәге делегация составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Назыйров, район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси хуҗалыклар җитәкчеләре дә бар иде.
Семинарда катнашучылар авылларда булдылар, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның эшләре белән таныштылар. Яңа Чишмә район мәдәният йортында узган киңәшмәдә чирмешәнлеләрне дә бүләкләделәр. Республика конкурсы йомгаклары буенча Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов “ТР Агросәнәгать комплексының кече формаларын үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы” номинациясендә, Кара Чишмә авылыннан Рәсыйх Шәфыйков “Иң яхшы шәхси хуҗалык” номинациясендә Дипломга һәм акчалата бүләккә ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев